news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Гусев:“Миңнехановка Президент вәкаләтләрен тапшыруга бәйле тавыш бирүдә проблема булмас”

А.Гусев журналистларның сорауларына җавап бирде

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләрен тапшыру турындагы мәсьәлә буенча парламентарийлар арасындагы тавыш бирүдә проблемалар килеп чыкмаячак, дип саный ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев.
“Мин Татарстанда яшәүче күп кенә кешеләр белән очраштым һәм барысыннан да уңай фикер ишеттем – кем белән генә сөйләшсәм дә (укытучылар, эшчеләр), бу, мөгаен, мәсьәләне хәл итүнең иң яхшы юлыдыр, дип әйтә. Соңгы чиктә, ул Татарстан өчен кыен булмаячак, без хәзерге Премьер–министр эшчәнлегендәге форма һәм алымнарны беләбез инде. Татарстан күп еллар дәвамында (ә бу, беренче чиратта, Хөкүмәт инициативасы) социаль үсеш җәһәтеннән иң уңышлы төбәкләрдән санала. Бу аның эшчәнлегендәге уңай як”, – дип ассызыклады А.Гусев, журналистларның сорауларына җавап биреп.
“Безнең барыбыз да Рөстәм Нургали улын яхшы белә. Депутатлар Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләрен тапшыруны йөз процент яклап тавыш биргән очракта да, моңа һич тә гаҗәпләнмәячәкмен”, – дип сүзен йомгаклады ул.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100