news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Горький музеенда – камера музыкасы концерты

14 гыйнварда А.Горькийның әдәби-мемориал музеенда “Музейда – музыка” проекты кысаларында камера-вокал музыкасы кичәсе узачак

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 14 гыйнварда А.Горькийның әдәби-мемориал музеенда “Музейда – музыка” проекты кысаларында камера-вокал музыкасы кичәсе узачак. Анда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә эшләүче профессор, Татарстан халык артисткасы Юзефина Сокольская классы шәкертләре –Дамир Закиров (тенор), Татьяна Закирова (тенор), Екатерина Лейдер, Максим Самыхин чыгыш ясаячак. Фортепианода Екатерина Горбунова уйнаячак. Кичә кичке 18 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га А.Горький музееннан.

news_right_1
news_right_2
news_bot