news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Горький музеенда – инструменталь музыка кичәсе

Анда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә эшләүче профессор Вера Таганцева шәкертләре чыгыш ясаячак

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 15 гыйнварда А.Горькийның әдәби-мемориал музеенда “Музейда – музыка” проекты кысаларында инструменталь музыка кичәсе оештырыла. Анда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә эшләүче профессор Вера Таганцева шәкертләре чыгыш ясаячак.
Вера Таганцева Воронеж шәһәрендә туа. 1958 елда - Казан музыка училищесын, 1964 елда Казан консерваториясенең фортепиано классын, ә 1974 елда Новосибирск консерваториясенең профессор Е.Зингер классы буенча аспирантураны тәмамлый. 1964 елдан Казан консерваториясендә концертмейстерлык буенча мөгаллимлек итә. Вера Таганцева - А.Горький музеенда концертмейстерлык кафедрасы тормышка ашыра торган “Музейда – музыка” проектының оештыручысы һәм коррдинаторы да.
Кичә кичке 18 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га А.Горький музееннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100