news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
А.Горький музеена – 70 яшь
Быел А.Горький әдәби-мемориаль музее ачылуына 70 ел тула. Бу уңайдан 11 февральдә көндезге 15 сәгатьтә Казанда юбилей чаралары узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Быел А.Горький әдәби-мемориаль музее ачылуына 70 ел тула. Бу уңайдан 11 февральдә көндезге 15 сәгатьтә Казанда юбилей чаралары узачак.
А.Горький музее 1940 елда ачыла. Бүгенге көндә музей илебездә язучы Алексей Горький тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча танылган үзәкләрнең берсе булып санала.
Билгеле булганча, Горькийның яшьлеге Казан белән тыгыз бәйләнгән. Башкалабыз язучының автобиографик әсәрләрендә телгә алына. Язучы мондагы 3-нче мәктәпнең туган якны өйрәнүчеләр түгәрәге белән хатлар языша. 1928 елда Алексей Горький Казанга килеп китә.
Хәзерге вакытта музей “Горький һәм татар әдәбияты” темасын тирәнтен өйрәнә, республика язучылары кулъязмаларын һәм китапларын җыю, коллекцияләр, архивлар туплау белән шөгыльләнә.
11 февральдә узачак тантаналы кичәдән соң, “Экспонат галиҗәнаплары!” («Ваше Величество, Экспонат!») күргәзмәсе ачыла. Анда беренче тапкыр А.Горький һәм Федор Шаляпинның моңа кадәр күрсәтелмәгән шәхси әйберләре, музейда сакланган, Казанның әдәби тормышы белән бәйле булган сирәк материаллар тәкъдим ителәчәк. Экспозициядә хатлар, китаплар, графика һәм рәсем сәнгате җәүһәрләре музей тормышы хакында мәгълүмат бирәчәк. Үзәктә фондта саклана торган сирәк экспонатларның берсе – XIX гасыр ахырында Түбән Новгород шәһәре күренешләре торачак. Музейда материаллар җыю эше бу фотоларны табудан башлана.
12-19 февраль көннәрендә Казанда “Шаляпин укулары-2010” кысаларында күп төрле чаралар узачак. 13 февральдә “Федор Шаляпинның туган көне” программасы 10 сәгать 30 минутта Богоявленск чиркәвендә дога кылудан башланып китәчәк. 11 сәгатьтә Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр салыначак. 15 сәгатьтә “Федор Шаляпин – Бөек Мосафир” исемле вәсикави фильм күрсәтеләчәк. Аның авторы – ИТАР-ТАСС хәбәрчесе Николай Горбунов. 17 сәгатьтә Казан артистлары һәм кунаклар катнашында узачак Февраль кичәләренең тантаналы төстә ачылышы булачак. Бу музыка кичәләре 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2