Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
А. Горбенко: “Спортта Мәскәүгә Казанга карап тигезләнергә туры килә”
Татарстанда инвалидлар арасында спорт һәм паралимпиячеләр хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән 21 кешегә Мәскәү Хөкүмәте исеменнән бүләк сетрификатлары тапшырылды
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан Республикасында Мәскәү көннәрен үткәрү чаралары кысаларында бүген илебез башкаласыннан Мәскәү мэры урынбасары Александр Горбенко җитәкчелегендә зур гына рәсми делегация Казанга килде. Аның составында Мәскәү Хөкүмәтеннән рәсми затлар, бизнес-бергәлек, мәдәният-сәнгать өлкәсе, Татар милли-мәдәни мохтарият вәкилләре бар. Рәсми чараларда Мәскәү кунакларын ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева озатып йөри.
“Казан” Халыкара аэропорты аша Татарстан башкаласына аяк баскач, делегациянең бер өлеше “Тулпар” спорт комплексына килеп, анда баскетбол, регби һ.б. спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен күздән кичереп, коляскалы инвалидларның “Крылья Барса” баскетбол клубы, Татарстан паралимпиячеләре белән очрашты. Әлеге чарада ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та катнашты.
“Мәскәү 2011 елны Спорт елы буларак үткәрә, шуңа күрә дә без спорт чаралары үткәрү, спорт объектлары төзү юлы белән спортны алга этәрергә тырышабыз. Казан, тулаем Татарстан белән дустанә мөнәсәбәтләребез электән килә, спортта исә Мәскәүгә Казанга карап тигезләнергә туры килә”, - диде чыгышында Мәскәү мэрының ММЧ, төбәкара хезмәттәшлек, спорт һәм туризм буенча урынбасары Александр Горбенко. Шул сүзләрдән соң, ул, әлеге очрашу белән без Татарстанда, аның башкаласы Казанда Мәскәү көннәрен ачабыз, дип игълан итте һәм Мәскәү Хөкүмәте исеменнән, әлеге вакыйга истәлеге итеп, Татарстанда инвалидлар арасында спорт һәм паралимпиячеләр хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән 21 кешегә бүләк сетрификатлары тапшырды. Шуларның 10сы “Крылья Барса” баскетболчылары булса, калган 11е – Россия данын яклап дөньякүләм танылган паралимпиячеләр.
Инвалидлар арасында спорт үсеше-таралышы мәсьәләсендә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдереп, Мәскәү безнең өчен ул үзе үрнәк һәм спортта көндәш, дус, диде Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе, “Крылья Барса” баскетбол клубы президенты, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев җавап чыгышында.
Күңелле мәшәкатьләрдән соң, ил башкаласы кунаклары “Тулпар”ның регби кырында булып, анда да спортчылар белән күзгә-күз аралашты. Универсиада үткәрергә җыенган Казан, гомумән, Россия өчен спорт казанышларының илкүләм әһәмияттә булуын искәртеп, делегация “Болгария” теплоходы соңгы сәфәренә кузгалган елга портына, мәгълүм һәлакәт корбаннары истәлегенә чәчәк салу өчен, китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз