Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
А.Гайнетдинов: «Горький музееның тарихта үз баскычлары, үз йөзе, традицияләре бар»
Без, әдәбият музее дип, бирегә - Горький музеена килеп, рус һәм татар әдәбиятлары белән шушында танышып китә идек, дип хәтирәләрен барлый язучы һәм галим Фоат Галимуллин
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның А.М.Горький әдәби-мемориаль музее үзенең 70 еллыгын бәйрәм итә. Аның директоры Марианна Гаврилова искәрткәнчә, ул - республикада иң өлкән музейларның берсе һәм хәзерге вакытта ТР Милли музееның 14 филиалы рәтенә керә.
ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән котлау сүзе белән чыккан министрның беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов, бу музейның тарихта үз баскычлары, үз йөзе, традицияләре бар: биредә, күргәзмәләрдән тыш, укулар, диспутлар, татар һәм рус әдипләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, төрле кызыклы чаралар даими уздырыла һәм музыкаль цикллар системасы гамәлдә, Горький һәм Шаляпин фәннәре үзәге булып тора, дип билгеләп үтте һәм музей исеменә язылган ТР Президентының Рәхмәт хатын укып, музей эше үсеше өчен үзеннән сизелерлек өлеш керткән хезмәткәрләргә министрлык бүләкләре - күкрәк билгесе, Мактау грамотасы тапшырды. Музей директоры ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан да Рәхмәт хаты кабул итеп алды.
Аннан соң сүз алганнар үзләренең шушы музейга бәйле хатирәләрен барлап, тормышларына, хезмәт һәм иҗатларына йогынтысын матур истәлек рәвешендә искә алдылар. Әйтик, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова 25 ел элек кече фәнни хезмәткәр сыйфатында аяк баскан булган. Аның сүзләренчә, музейны яңа һәм югарырак баскычка менәрлек итеп торгызылачакларына, күп кеше сыешлы булачагына ныклы ышаныч бар. Бинаны реконструкцияләү вакытында таратылган экспозицияне яңадан булдыру теләге белдереп, ул ТР Милли музее исеменнән Горький музеена Мактау грамотасы белән хезмәткәрләр өчен эш коралы – принтер бүләк итте.
КДУ музее директоры Стелла Писарева: «Казанның А.М.Горький музееның әле 6 еллык кына чагында эшкә килгән идем, 18 еллап эшләдем һәм, бүгенгә кадәр, 63 ел буена шушы эшкә тугрылык саклыйм. Казан дәүләт университеты һәм аның музее белән Горький музее элемтәләрен югалтмый. Шунысы үзенчәлекле: Казан университеты булмаса, Горький Казанга килмәгән булыр иде, мөгаен, мондый музей да булмас иде», - дигән фикер белдерде. Шушы музейда 11 ел хезмәт куйган һәм директор булып эшләгән, бүген «Зөя утрау-шәһәрлеге» архитектура-сәнгать музее директоры Әлфия Тутаева: «Бу йортта шигърият яшәде, музыка яңгырап торды, традицияләр күз карасыдай сакланды. Җәмгыятьтә буталчыклар китереп чыгарган 90 нчы елларда бирегә кешеләр хаклык, фикер эзләп килде», - дип искәртте. «Зөя утрау-шәһәрлеге» музее - илдә иң яңа ачылганнарының берсе, шуңа багышланган китап әле генә табадан төште, дип, Санкт-Петербургта басылган «Фрески и иконы Свияжского Успенского собора» дип аталган 1 мең данә китапның беренчесен музейга бүләк итте.
Татарстан халык шагыйре, публицист һәм тәнкыйтьче Ренат Харис билгеләп үткәнчә, музейда 7 дистә елга якын әдәби түгәрәк эшләп килә, аннан күп кенә әдипләр, тәрҗемәчеләр, әдәбиятны пропагандалаучылар үсеп чыккан. «Моннан 15 еллап элек минем иҗат юнәлешемне бөтенләй башка якка үзгәртә язды бу музей. Биредә минем беренче һәм соңгы тапкыр картиналарым күргәзмәсе оештырылды, рәссамнар бик мактап канатландыргач, рәссам булып китү уе килгән иде», - дип, истәлекләре белән уртаклашты ул.
«Казанда иң беренче әдәби музей - шушы Максим Горький музее 1940 елда ишекләрен ачты һәм шул вакытта бик матур традициягә нигез салынды. Аның директоры Марина Николаевна Елизарова булды, ул Горький музеен рус әдәбияты музее итеп кенә карамады, еш кына татар әдәбиятына багышланган экспозицияләр дә оештыра иде. Аннан соң Шәриф Камал, Тукай музейлары, татар әһелләренә, язучыларына багышланган башкалары бик соң гына ачылды, шуңа кадәр без, әдәбият музее дип, бирегә – Горький музеена килеп, рус һәм татар әдәбиятлары белән шушында танышып китә идек», - дип, язучы һәм галим Фоат Галимуллин үзе өчен музейның кадерле һәм истәлекле булуын белдерде.
Аның сүзләренчә, Казанда татар әдипләренә нисбәтле музейлар эшләп килсә дә, әлеге музей экспозицияләрендә татар әдәбияты үрнәкләрен читләтеп үтми, шуның белән дә халкыбызга якын. «Хәер, Максим Горький үзе дә татар язучыларын якын күрә иде. Әйтик, ул 1928 елда Казанга килгәч, безнең язучыларыбыз белән очрашкан, аларга киңәшләрен биргән, бигрәк тә Кави Нәҗминең «Шобага» дигән хикәясен укыгач, ә ул аңа тәрҗемәдә биргән була, Максим Горький, мин Сезгә мөмкин кадәр гадирәк язарга киңәш итәр идем, һәрбер даһилык – гадилектә, дип әйтә. Горький татар язучыларына Мәскәүдә китапларын бастыруда ярдәм итеп яшәгән, шуңа күрә, татар әдәбияты өчен якын шәхес ул», - диде филология фәннәре докторы Ф.Галимуллин.
Гастрольләргә чыгар алдыннан шушы музейга килеп әсәрләребезне башкару гадәте бар, дип, Миләүшә Тәминдарова үзе җитәкчелек иткән ТР Дәүләт камера хоры башкаруында берничә әсәр тәкъдим итте. Милли музей генераль директоры Шаляпин стипендиатын игълан итеп, солист Екатерина Лейдерга сертификат тапшырды. Әлеге коллектив исә иртәгә Санкт-Петербурга «Казан – Шаляпин илһамы» дип аталган концерт программасы белән сәфәр чыгарга тора.
ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов музейга берлектән Рәхмәт хаты һәм тарихи ядкарьләр – музейның беренче директоры һәм әлеге берлекнең рус бүлеге секторының беренче җитәкчесе булган Марина Елизарованың 40-50 нче еллардагы документларын, кулъязмаларын тапшырды. Рус язучыларын соңгы юлга озатканда хушлашу урыны буларак музейның олы миссия үтәве, шул рәвешле, аның шәхесләр тормышында зур роль уйнавы биредә аерым искәртелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз