news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Галиәхмәтов: «Такси - шәһәрнең визит карточкасы, бу өлкәне тәртипкә китерү кирәк»

Транспортчылар таксопарк базары, тарифлар мәсьәләсендә фикер алышты

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республикада таксиларда халыкка хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча Казандагы зур таксомотор оешмалары җитәкчеләре белән беренче сөйләшү булды.

 Әңгәмәләшү барышында министр урынбасары Азат Галиәхмәтов алдан ук искәрткәнчә, Татарстанда барлыгы ничә таксомотор компаниясе булуы билгеле түгел, чөнки аларның берләре ачыла, икенчеләре ябыла тора, таксистларны җыеп акча эшләү һәм кирәге беткәч тарату, компаниянең киләчәге турында кайгыртуны кирәк тапмаган «бер көнлек» оешмалар бар, шулай да, 18 мең берәмлек авто таксомотор базарына җәлеп ителгән. Әмма алга таба таксиларда пассажир ташу базарында даирә бүлешү кебек буталышлар булмасын, дип кисәтеп, тарифлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеген кайта-кайта басым ясап әйтте. А.Галиәхмәтов, тарифлар күрсәтелә торган хезмәтне акларлык, ягъни туры килерлек булырга тиеш, хезмәт күрсәтүдә сыйфат өчен җаваплылык федераль нормативларда каралуы зарур, дигән фикердә.

 Такси - теләсә кайсы шәһәрнең визит карточкасы, аның эшен халыкара спорт уеннарына кадәр тулысынча тәртипкә китерү кирәк. Шәһәргә тимер юл, һава «капкалары» аша килгән кунакларга, татарстанлыларга шәхси затлар үз машиналарында очсыз гына бәягә теләгән урынга илтеп кую тәкъдиме белән клиентлар эзләп йөри, әмма алар клиент өчен бернинди җаваплылык тоймый, шулай булгач, шәһәрләрнең андый визит карточкаларын үзгәртү сезнең инициативагыз булырга тиеш, һәр ике як өчен бу отышлы, дигән тәкъдим белән чыкты министр урынбасары. 

 Лондон, Кельн, Хельсенки, Нью-Йорк кебек чит ил шәһәрләрендәге таксомотор компанияләренең эш тәҗрибәсе белән мисалларда таныштырып, А.Галиәхмәтов проблемаларны киләсе елда хәл итү планын ачты. Аның шәрехләвенчә, бердәм кабул ителгән кагыйдәләр буенча эшләү, такси хезмәте күрсәтүдә республика дәрәҗәсендә федераль законнарга каршы килмәслек норматив актлар һәм стандартлар кабул итү, хезмәткәрләргә карата квалификацион таләпләрне эшкәртү, диспетчерлык хезмәте тәкъдим итүчеләргә карата таләпләр билгеләү, республикада координацион орган буларак ведомствоара эшче төркем төзү, кулланучылар өчен бәйсез бердәм белешмә һәм шикаятьләр, тәкъдимнәр кабул итү хезмәте оештыру, автомашиналар өчен инфраструктура оештыру, тарифлар формалашуны тәртипкә салу, контроль орган булдыру, инвалидларга хезмәт күрсәтә торган социаль такси булдыру проекты һ.б. мәсьәләләр көн кадагында кала. «Норматив актлар формалаштырганда административ җаваплылык чараларын да күздә тотачакбыз», - дип ассызыклап әйтте ул. 

 ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов министрлык карашын белдереп, бу өлкәдә тәртип салу өчен, республикда такси хезмәте күрсәтүчеләрне ассоциациягә берләштерү отышлы, аның базасы Казанда, ә филиаллары башка шәһәрләрдә булуы хәерле, диде. 

 Компания җитәкчеләре тарафыннан исә тарифлар билгеләгәндә такси базарында катнашучыларны да читтә калдырмаска, дигән теләк булды, әмма ачылып китү күзәтелмәде. А.Галиәхмәтов фикеренчә, беренче очрашуда бу табигый, әмма алга таба аралар якыная төшәчәк. 

 Соңыннан компания җитәкчеләре белән булган сөйләшүдә ачыкланганча, таксист аена уртача 30 мең  сум хезмәт хакы ала, әмма бу аның хезмәткә карашыннан һәм, эш сәгате нормативы булмаганга, иртәдән кичкә кадәр рульдә булуыннан тора. «Триал такси» җитәкчесе шәрехләвенчә, тарифлар исә төрлесендә төрлечә, ләкин ягулык, автомобильне ремонтлау, куркынычсызлык һәм сервис тәэмин ителеше, хезмәт хакы, салым чыгымнарыннан исәпләнүе мәгълүм. «Татар-информ» хәбәрчесенең: «Бүген сезнең тарафтан тәкъдимнәр нишләп аз булды?» - соравына җавабында, әйтик, «Такси Меган» вәкиле: «Безгә башта министрлыкның карашын белү кирәк иде, тәкъдимнәр кызыклы һәм конкрет – монысы бик ошады. Шуннан чыгып узара уйлашачакбыз, киләсе ел башында биредә янә очрашу турында сүз булды», - дип белдерде. Мәсьәлә, чыннан да, актуаль, Казанда зур компанияләр 3 дистә чамасы, кечкенәләре санап бетергесез, диде ул. Хәл итәсе мәсьәләләр исә җитәрлек: таксистларның куркынычсызлыгы тәэмин ителмәгәнлек, утырып барган өчен клиентларның кайберләре акча түләүдән баш тартуына карата чаралар кулланып булмау һ.б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100