news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
А.Фурсенко: “ПФУ “Казан дәүләт университеты (федераль)” дигән исемне алырга мөмкин
Министр фикеренчә, Казан дәүләт университетының бай тарихын һәм брендын исәпкә алып, “бу исем сакланып калырга тиеш”
Скопировать ссылку
(Казан, 30 октябрь, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко “Казан дәүләт университеты (федераль)” атамасын КДУ базасында төзелүче яңа Идел буе федераль университеты өчен иң дөресе дип саный.
“Төрле вариантлар булырга мөмкин. Әмма мин “Казан дәүләт университеты (федераль)” атамасын максатка ярашлы дип саныйм”, – дип белдерде бүген РФ мәгариф һәм фән министры КДУның актлар залында узган Казан дәүләт университеты Гыйльми советының киңәйтелгән утырышында. Министр фикеренчә, Казан дәүләт университетының бай тарихын һәм брендын исәпкә алып, “бу исем сакланып калырга тиеш”.
Андрей Фурсенко РФ Президентының югары уку йорты базасында Идел буе федераль университетын оештыру турындагы указын КДУ өчен әһәмиятле вакыйга дип атады. Министр фикеренчә, Казан дәүләт университеты яхшы белем бирергә һәм укырга мәҗбүр итүче исем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2