Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
А.Фомин: «Татарстан Дәүләт Советы яңа составта март аеннан эшли башлаячак»
Киләсе елда муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре сайланачак һәм анда көрәш кызу булачак, дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). ТР Үзәк сайлау комиссиясе IV чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча алдан йомгак ясады, нәтиҗәдә, «Бердәм Россия»/«Единая Россия» партиясе сайлаучыларның 79,31 процент тавышын җыйды, КПРФ – 11,15 процент, «Справедливая Россия» – 4,83 процент, ЛДПР – 3,08 процент. Бердәмроссиялеләр 1 мандатлы 43 сайлау округында да җиңү яулады, 7 округта депутатлыкка кандидат итеп үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр сайланды. Сайлау кампаниясен әзерләп үткәрүгә исә 143 млн. сум акча тотылды. Шул хактагы мәгълүматларны җиткереп, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин, әлеге сайлау кампаниясе барышы үзенең масштаблылыгы, кандидатлар саны күплеге һәм сәяси көрәш дәрәҗәсе ягыннан аерылып торды, дип бәяләде. Аның сүзләренчә, Татарстан Дәүләт Советы яңа составта март аеннан эшли башлаячак.
«Сайлау кампаниясендә яшьләрнең роле сизелә һәм депутатлыкка кандидатлар арасында да яшьләр күп, гомумән, республикада аларның сәяси активлыгы елдан-ел арта баруы күзәтелә. Сәяси әзерлекләре югары булу аларның сәясәт фәннәре белән кызыксынуы хакында сөйли. Шулай ук Россия төбәкләреннән килүче күзәтүчеләр дә бу хакта искәртеп, бездә дә яшьләр урамга чыга, ләкин бөтенләй башка максатларда, диделәр. Ә күзәтүчеләр саны 13 меңнән артык булды, шул исәптән халыкара күзәтүчеләр дә», - дип билгеләп үтте А.Фомин. Татарстанда сайлау барышын күзәткән Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Станислав Вавилов һәм сәяси партияләр, кандидатларның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән тыш, кайбер участокларда Казанга эш визиты белән килгән француз парламентарийларыннан Тьерри Марьяни, Мишель Ваузен булып, сайлау барышын карап йөргән. 1 март көнне сайлауда 2,2 миллионнан артык татарстанлы, ягъни барлык кешенең 78,4 проценты катнашкан, республикада 2895 сайлау участогы эшләгән.
Сайлау кампаниясе башланганнан алып, төгәлрәге, 2 декабрьдән 2 мартка кадәр ТР Үзәк сайлау комиссиясендә сайлаучылар өчен эшләгән «кайнар телефон» линиясеннән барлыгы 400 кеше файдаланган, шул исәптән сайлау көнне 68 кеше. Телефон аша элемтәгә чыгучыларның күпчелеге үзләренең сайлау участогы кайда урнашканлыгы, тору урынына вакытлыча теркәлүчеләр кайда тавыш бирергә тиешлеге, республикадан читтә яки алдан тавыш бирү һ.б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткән. Болардан тыш, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт эшенә, басма агитация чараларын ябыштырганда бинаның хуҗасыннан рөхсәт соралмавы хакында шикаять белдергәннәре дә булган. Суд органнарына исә 33 «эш» тапшырылган, нигездә, сайлау алды агитациясе буенча. Аларның 30ы каралган яисә гаризаларын кире алу сәбәпле, алар кире кайтарылган һәм хәзергә 3есе генә каралмый калган, шушы көннәрдә алар каралачак. Гражданнардан алынган 85 шикаятьнең, нигездә, барысы да карап-тикшерелгән. «Сайлау көнне 29 мөрәҗәгать кабул ителде, күбесендә күзәтүчеләрнең хокукларын бозу турында әйтелә, алары тулаем коммунистлар партиясе вәкилләреннән», - диде Үзәк сайлак комиссиясе рәисе. Аның сүзләренчә, киләсе елда муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре сайланачак һәм анда көрәш кызу булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз