news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
А.Федоров: “Җирле үзидарә законнарына үзгәрешләр кертүне тормыш таләп итә”
Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең саны кимүгә бара
Скопировать ссылку
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Җирле үзидарә турындагы” законнарны камилләштерү буенча эшчәнлеккә багышланган матбугат очрашуы узды. Анда ТР парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Александр Федоров һәм ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов катнашты.
Александр Федоров, матбугат очрашуын ачып җибәреп, республика территориясендә муниципаль берәмлекләр эшчәнлеген көйли торган законнарга тукталды. Ул 2003 елның 6 нчы октябрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” федераль законның урыннарда халыкның үз җире хуҗасы булып яшәргә хокук бирүен билгеләп узды. Билгеле булганча, кабул ителгәнннән бирле, әлеге закон камилләшүен дәвам итә, 2003 елдан бирле аңа 37 төзәтмә кертелгән. Татарстанның “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турындагы” законы 2004 елның 1 нче июлендә кабул ителеп, 9 тапкыр үзгәрешкә дучар булган. Соңгы үзгәреш 2008 елның гыйнваренда кертелгән. Александр Федоров сүзләренә караганда, законга үзгәрешләр кертүне тормыш үзе таләп итә. Шуңа күрә федераль закон да, республика законы да гел камилләштерүне сорый.
Александр Федоров Татарстанда җирле үзидарәгә кагылышлы законнарны тормышка ашыра башлау тарихын искә төшереп узды. ““Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” федераль законны республикада гамәлгә кертү өчен, тулы бер пакет документлар кабул итәргә кирәк иде. Без бәхәсләрдән соң республикада ике баскычлы җирле үзидарә системасы булсын дигән фикергә килдек”, - диде депутат. Нәтиҗәдә кырык биш закон ярдәмендә 2 шәһәр округы һәм 43 муниципаль районның статусы билгеләнгән. Җирле поселениеләрнең саны 999 дип күрсәтелгән.
Бүгенге көндә җирле поселениеләрнең саны кимүгә таба бара. Биектау районының Константиновка бистәсе Казан шәһәренә кушылу сәбәпле, аларның саны 998гә калган. Әлмәт районындагы бер җирле поселение Әлмәт шәһәренә кушылган. Соңгы очрак буенча рәсми документлар әлегә кабул ителмәгән.
Александр Федоров фикеренчә, муниципаль берәмлекләрне берләштерү, кушу процессы барырга тиеш. Бу муниципаль берәмлекнең бюджетын ныгыту, поселениенең аягында нык басып торуы өчен мөһим. Әмма бу фикерләр халыктан чыгарга тиеш, дип саный ул. “Законнар муниципаль берәмлекне юкка чыгарырга рөхсәт итми. Ә берләштерергә мөмкинлек бирә”, - диде депутат. Җирле үзидарә реформасы кертелү белән, Казан шәһәрендәге 32 җирле үзидарә органы бетерелгән. Ә Әлмәт шәһәрендә мондый органнар халык соравы буенча калдырылган һәм законлаштырылган.
Бүген матбугат очрашуында Александр Федоров, законнар нигезендә, җирле үзидарә органнарына дәүләт вәкаләтләре бирелүен билгеләп узды. “Минемчә, җирле үзидарәләрнең эшчәнлеге өчен кирәкле законнар кабул ителде”, - диде ул.
Билгеле булганча, законнарны камилләштерү мөмкинлекләр кала бирә. Александр Федоров бу турыда: “Законнарны камилләштерү идеяләре муниципаль берәмлекләрнең үзләреннән чыксын. Алар бит законнар белән эшли, урындагыларга теге яки бу мәсьәләне ничек чишәргә кирәклеге яхшырак күренә”, - диде. Конституция нигезендә муниципаль берәмлекләргә закон инициативалары белән чыгу мөмкинлеге дә бирелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot