Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
А.Фәйзрахманов: Милли аһәңгә хилафлык китерү - үзгәрү түгел - "Ватаным Татарстан" газетасы
Филармониянең сәнгать һәм татар музыкасы фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов татар җыры киләчәге турында cөйләде.
(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлинә Гыймадова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе яңа сезонны нинди яңалыклар белән каршылады? Сәнгать коллективы татар телен саклауга нинди программалары белән кушыла? Бу хакта филармониянең сәнгать һәм татар музыкасы фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов белән сөйләштек. Ул татар җыры киләчәге турында да уйланды, яңа юнәлешләргә бәя бирде.
– Айдар абый, килешәсездер, мәктәпләрдә татар теле кысрыкланган заманда сәнгать әһелләренең дә җаваплылыгы арта. Бу җәһәттән татар филармониясе нинди яңа программалар әзерләде?
– Музыкада бернинди чикләр юк. Аның ярдәмендә теләсә нинди милләт вәкиле белән теләсә нинди урында – концерт мәйданы буламы ул, башкасымы – рәхәтләнеп аралашып була. Чөнки музыка теле – халыкара тел. Бу тел белән мин Монголия балалары белән аралаштым, мине шушы тел ярдәмендә Кытай балалары да аңлады. Фольклор музыка ансамбле чыгышын гарәп балаларының ничек кабул иткәнен күрсәң иде!
Инде үз балаларыбызга әйләнеп кайтыйк. Минем күңелемдә бер мизгел уелып калды. Туксанынчы еллар иде ул, Уфа опера театрында концерт куйдык. Чыгышыбызны тәмамлаганнан соң сәхнә артына мөфти Тәлгат Таҗетдин килеп керде. Ул, сез – артистлар милләтне, телне саклауда безгә караганда да күбрәк эшлисез, диде. Бу фикер күңелемә уелып калды. Сәнгать өлкәсендә 40 елдан артык эшлим, кайда гына барсам да, нинди генә чыгыш ясасам да, иң әүвәл үз-үземә, бу безнең милләтебезгә отышлымы, балаларыбызга нинди тәрбия бирә, дигән сорау бирәм. Шәхсән үзем шушы юнәлешне төп эшем итеп билгеләдем. Яңалыкларга килгәндә, икенче сезон инде Татарстан районнарында, мәктәп балалары алдында чыгыш ясыйбыз. Узган елны 10 районны иңләп-буйлап чыктык, быел тагын 10 районны билгеләп куйдык. Бу эшебезне Мәгариф министрлыгы белән берлектә эшлибез. Бала күңеленә татар образы, гореф-гадәт, йолалары сеңеп кала. Ул аны гомер буена алып барачак. Без үзебез дә шулай үстек. Без милли горурлык оеткысын радио аша Илһам Шакиров җырларын, Г.Камал театры спектакльләренең радиопостановкаларын тыңлый-тыңлый алдык. Шул чыгышлар тәэсирендә тальян гармун уйнарга өйрәндем. Үсә-үсә бу хис Опера һәм балет театры сәхнәсенә алып менде. Хәзер исә үзем авыл балаларына шушындый йогынты ясый алуыма сөенәм. Бу эшне Энгель Фәттахов фатихасы белән башлап җибәргән идек, хәзерге министр Рафис Борһанов та авылларга йөрүебезне хуплады һәм юл чыгымнарын министрлык үз өстенә алды. Быел ерак районнарны алдык. Күптән түгел Ютазыга барып кайттык, Актанышка барырга җыенып йөрибез. Якынрак районнардан Аксубайда, Тукай, Теләче районнарында булдык. Теләче район үзәгендә шәһәр балаларына, аннан авыл балаларын җыеп концерт бирдек. Ике тамашачы арасында аерма сизелерлек. Авыл балалары итагатьлерәк, тыйнаграк, музыкага мөнәсәбәте дә икенче төрле. Дөрес, шәһәрнекеләр дә тәртипле, әмма инде үзләрен иркенрәк тота, шуграклар.
– Авылларда йөргәндә балаларга тәрбия бирү уңаеннан нинди проблемаларга юлыктыгыз?
– Әлбәттә, күңелне борчыган әйберләр дә бар. Мәсәлән, балалар язучы, шагыйрьләрне, композиторларны белеп бетерми. Бу юнәлештә укытучыларга да, безгә дә яхшырак эшләргә кирәк икән әле. Хәзер мәктәп карар әле яисә үзләре өйрәнерләр әле дияргә ярамый. Һәрберебезгә җиң сызганып эшләргә кирәк. Нәҗип Җиһановны беләсеңме дип сорасам, аптырап калалар. Әлфинәне беләләр, Әлфияне – юк. Бәлкем очрашуларны ешрак оештырырга, викториналар үткәрергә кирәктер. Тел дип борчылабыз икән, киләчәк буынга илчеләр булып алдан без – сәнгать әһелләре барырга тиеш. Композиторлар берлегендә эшчәнлек бара, сүз дә юк. Әмма мин бу эшчәнлекне балалар алдында да эшләр идем. Бу чыгышлар югары сәнгати дәрәҗәдә, милли рухта булырга тиеш дип саныйм. Һәм әлеге эшчәнлек даими рәвештә барырга тиеш. Дәресләр саны кыскаргандыр, мин белеп бетермим. Ул кыскарган дәресләрне шушы чаралар белән дә тулыландырып була бит. Менә сез минем сөйләшүемдә берәр хилафлык сизәсезме? Ана телендә рәхәтләнеп аралашам, гәрчә 5 сыйныфтан рус мәктәбендә укыган булсам да. Башта “3ле”ләр дә булды, чыгарылыш имтиханнарын исә гел “5ле”гә биреп чыктым. Әмма Такташ, Җәлил, Туфанны тиешле дәрәҗәдә укый алмадым. Бу бушлыкны музыка факультетында укыганда тутырдым. Чөнки тәрбия һәм белем нигезе ана телендә салынган иде.
– Мәктәп бирә алмаган бушлыкны яшьләр оешмалары да тутыра. Соңгы вакытта алар бигрәк тә активлашты.
– Яшьләрнең төрле-төрле оешмалары барлыкка килүенә бик сөенәм. Бәлкем аларның бөтенесе дә милли рухыбызга туры да килеп бетмидер. Әмма алар анда ана телендә аралаша. “Калеб” оешмасы матур гына эшләп килә. Альтернатив музыка тарафдарлары активлашты. Мин аларны заман музыкасы тарафдарлары дип атыйм. Шул ук вакытта колагына, борынына алка таккан, ертык ыштан кигән бу яшьләрне бик үк кабул итеп тә бетермим. Безнең татар шушындыймыни? Гомерендә дә татар андый кыяфәттә булмаган. Ул иң авыр заманнарда да пөхтә киенергә тырышкан. Заманча татар музыкасы дип шул кыяфәттә чыгыш ясыйлар икән, алар зур хилафлык кыла. Безнең татар музыкасы андый түгел. Безнең музыка нигезендә татар аһәңе ята. Син ул аһәңне бернинди шалтыравык һәм электрон музыка уен кораллары, ертык ыштан һәм борынга элгән боҗралар белән боза алмыйсың. Ул – татар аһәңе! Альтернатив дигән булып башка милләткә, зәвыкка авышу яңалык була алмый. Яңалык ул – камилләштерү. Син аны заманчалаштыр, камилләштер, әмма нигезен бетермә.
– Филармония 81 нче сезонын нинди яңалыклар белән ачты?
– Соңгы 10 ел эшчәнлегебезне генә күзәтсәк тә, филармониянең яңалыкларга бай икәне күренер. Беренчедән, төрле ансамбль-лекторийларны үз эченә алган бинабыз сәламәт. Ул төзекләндерелде, яңа җиһазларга баеды. Читтән караганда яхшырак күренә дигәннәре хак. Йортың ерактан балкып торгач, халыкара чараларны кабул итүе дә оят түгел. Атаклы җырчы Иосиф Кобзон үзенең бер килешендә сәхнәдән: “Бу залны Мәскәүнең колонналы залы белән тиңләр идем. Рәхмәт филармонияне шушы дәрәҗәгә күтәрүегезгә”, – диде. Хәтерләсәгез, 2007 елда Президент ярдәме белән төзекләндереп, шушы бинага кердек. Шуннан соң ул камилләшкәннән-камилләшә барды. Һәм калган эшләрне үзе эшләп тапкан акчага башкарды. Бүген филармония үзен-үзе карап тота алган оешмага әйләнгән икән, бу инде ныклы хуҗа кулында булу билгесе. Эчтәлеккә күз салыйк. Иң әүвәл Филармониада фестиваленә тукталу кирәк. Бу фестиваль беренче үз коллективлары чыгышлары белән башланды. Бүген исә анда катнашырга дөньякүләм танылган шәхесләр теләк белдерә. Быелгы программада, мәсәлән, Мәскәү камера оркестры, Петербург балеты йолдызлары, Франциянең джаз квартеты, милләттәшебез кырымтатар Энвер Измайлов концерты да көтелә. Анатолий Шутиков оркестрының исә “Халык көйләре” дигән үз фестивале бар. Филармония композитор Рөстәм Яхин фестиваленә дә җентекләп әзерләнә. Ул төрле темаларга багышлана. Башланып киткәндә фортепиано музыкасына да мөрәҗәгать иттек, романсларга багышланган фестиваль дә үткәрдек. Джаз оркестры да сезонга буш кул белән кермәде. Ул “Джазлы Казан” фестивален әзерләде. Минем дә хыялым бар. Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле нигезендә дөньякүләм фольклор фестиваль оештырасым килә. Моңа матди чыганак таләп ителә. Президентыбыз бу идеяне хупласа, аның исеме дә, эчтәлеге дә уйланган инде. Әлегә серләрне ачмый торыйк. Тагын бер юнәлешне билгеләп үтик. Филармониядә 3 ел рәттән “Олы юл әйтте” дигән цикл бара. Аны классик белемле яшь җырчыларны җәлеп итү максатыннан да оештырдык. Әйтик, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Рөстәм Насыйбуллин. Саный китсәң, талантлы яшьләр байтак безнең. Тик күбесе бүгенге көндә мәҗлес җырчылары булып йөрергә мәҗбүр. Минем аларны халыкка күрсәтәсем килде. Моннан тыш дөньякүләм билгеле җырчыларыбыз Аида Гарифуллина, Альбина Шаһиморатова, Рүзил Гатиннарны да филармония сәхнәсендә күрсәтәсем килә. Татар җыр сәнгате югары дәрәҗәдә. Чөнки Илһам Шакировлардан соң менә нинди алмашларыбыз бар. Аларны тамашачыга күрсәтергә кирәк. “Олы юл әйтте” төрле шагыйрьләрнең иҗатларына багышлана. Быел, мәсәлән, Равил Фәйзуллин шигырьләрен сөйләячәкмен. Шигырь уку сәхнәдән, гомумән, югалды. Тамашачының аны тансыклаганы сизелеп тора. Шуңа күрә телевидение хезмәткәрләренә дә шушындый цикл ачу тәкъдиме белән чыктым. Ятлаган шигырьләрем дә байтак, телевизор караучылар да юксынадыр дип уйлыйм. Алар мине “Җырлыйк әле” тапшыруы аша белеп калды, тагын кайчан күрербез дип сораучылар әле дә бар.
– Нәфис сүз сәнгате бүген ни хәлдә?
– Нәфис сүз сәнгате юк дәрәҗәсендә. Бердәнбер дәвамчысы – Рәшит Сабиров. Әмма яшьләр арасында күрмим. Уку йортларында милләтпәрвәр сәнгать әһелләрен әзерләү тиешле дәрәҗәдә куелмаган. Кайбер уку йортларыннан хәтта нота грамотасы белмәгән җырчылар, музыкантлар чыга. Җырларга килә, нота грамотасын белми. Бу бит коточкыч. Консерваториягә ышанычым бар, башка уку йортларына сагаеп карыйм. Заманында педагогика институтының музыка факультетында эшләве бик кызык иде. Гаҗәеп тавышлы балалар килә иде, алардан яхшы белгечләр әзерли ала идем. Кайберләрен хәтта консерваториянең 3 нче курсына кабул итәргә әзерләр иде. Тик аларның җырлау сәләтләрен камилләштерәсе килмәде. Соңгы елларда уку йортына тәрбия ягыннан да, сәләт ягыннан да калышкан балалар килә башлады. Шуңа күрә институттан китеп, көчемне филармониядәге мохитне саклауга юнәлттем. Монда дүрт коллективка да директор Кадим Нуруллин тарафыннан да бөтен шартлар тудырылган. Уен кораллары, костюмнар яңартыла, репертуарга хилафлык китерүче юк. Ә бу бик мөһим. Тамашачыларыбыз – авыл балаларыннан алып, төрле илләр вәкилләренә кадәр.
– Фольклор музыка дәүләт ансамбле чыннан да татарлар яшәгән төрле илләргә илче сыйфатында җибәрелә. Сезне еш кына Татарстанның визит карточкасы дип атыйлар. Татарстанның йөзе булган коллективка дәүләт ярдәме җитәрлекме?
– Мөмкинчелек табып дәүләт ярдәме 2-3 мәртәбә арттырылса, татарлар яшәгән төбәк, илләргә татар cәнгате белән таныштыру күләме тагын да артыр иде. Кайвакыт чакыру килә, без матди нигез булмаганлыктан бара алмыйбыз.
– Бер утырышта сез үзегезнең, әйтик, Ваһапов фондыннан 3 мәртәбә кимрәк финанс ярдәме алуыгызны әйттегез.
– Ваһапов феcтиваленә дәүләт ярдәме безнекеннән чыннан да 3 мәртәбә күбрәк күрсәтелә. Мин күпсенмим, ләкин фестивальдән үсеп чыккан аз сандагы җырчылар татар халкын дөнья күләмендә таныта алмый. Ничек кенә тырышсалар да. Чөнки татар халкын танытыр өчен, нигездә милли сәнгать булырга тиеш. Бу фольклор сәнгать ансамбле кысаларында эшләнә. Безнең продукт бар, аны бары тик тәкъдим итәргә генә кирәк. Фольклор дәүләт ансамбленең иҗади эшчәнлеге, артистларның килеш-килбәте, үз-үзен тотышы, тәртибе дә милләтне таныту кысаларына сыя. Бу мәсьәләне берничә тапкыр күтәрдем. Дәүләт Советында комиссия утырышында да әйттем. Чөнки булган әйберне күрә белергә кирәк.
– Фольклор ансамбленең нинди яңалыклары бар?
– Безнең хореографыбыз үзгәрде, чыгышларыбыз камилләште. Артистлар составы да тулыланды. Хәзер без 25 кеше булдык. Минем курайчы егетем киткән иде, аның урынына яңа курайчы алдык. Хикмәт беләсезме нәрсәдә: яшьләр югары уку йортында алмаган белемне монда ала, тәҗрибә туплый, камилләшәләр дә, зуррак хезмәт хакына өмет итеп, эстрада артистлары командасында эшли башлыйлар. Мисал өчен, Илсөя Бәдретдиновага, Раяз Фасыйховка, Иркәгә һәм башкаларына ялланалар. Бу проблема һәм аның чишелешен мин фәкать дәүләт ярдәмендә күрәм. Дәүләт ансамблендә эшләгән артист дәүләт тарафыннан каралырга тиеш дип саныйм. Монда ике-өч мәртәбә артыграк хезмәт хакы алып эшләсәләр, алар сул концертларга кызыгырлар идеме? Бүген ансамбльдә бер дигән курайчыбыз бар. Аны Башкортстаннан чакырып китердек. Башта укытучысы килеп, танышып китте. Курай мәсьәләсендә дә гәпләшеп утырдык. Мин аларның курайны дәүләт дәрәҗәсенә күтәреп, Европага алып чыкканнары өчен сөенәм. Ә безгә шулай эшләргә нәрсә комачаулый? Бүген фольклор ансамбле Европа коллективлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясарлык дәрәҗәдә. Шуңа күрә мин дөньякүләм фольклор фестивале оештырасым килә дә инде.
– Фестиваль дигәннән, “Үзгәреш җиле” бар бит әле. Татар музыкасына үзгәрү кирәкме соң?
– Андый фестиваль да булсын, үзгәреп карасыннар. Әмма, әйттем бит инде, аһәңгә хилафлык китерү ул үзгәрү түгел, бозу була. Үзгәрешне нигезгә таянып башларга кирәк. Ә нигез ул – милли тәрбия. Менә шушы тәрбиягә таянып, шушы аһәңне камилләштерергә кирәк. Аһәң юк икән, сүзләре татарча булса да, ул татар музыкасы була алмый. Хәзер татар җырларын инглиз телендә җырлап үзгәрмәкче булалар. Үзгәрәсең килә икән, син аның музыка телен, аранжировкасын камилләштер, аһәңен югалтма. Менә шунда булыр ул үзгәреш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз