news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Фәррахов: Татарстан бюджеты 1 процентны алудан һәм үзгәрешләрдән 4 млрд сум акча югалта

Республика бюджетының гомуми югалтулары 8 млрд сумга кадәр сумма белән билгеләнә.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Бюджетта югалтулар өч позиция буенча гына да (1процентны алу, алкогольгә һәм бензинга акциз үзгәрешләре) 4 млрд сум белән бәяләнә, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында интервьюда Дәүләт Думасы депутаты, Бюджет һәм салымнар буенча комитет әгъзасы Айрат Фәррахов. Искәртеп үтик, республика бюджеты буенча гомуми югалтуларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 млрд сумга кадәр суммада бәяләде.

Бер процентны тартып алу 3,8 млрд сум тирәсе югалтуга китерә; нефть продуктларына һәм акцизлар түләүдән керемнәрне яңадан бүлү нәтиҗәсендә төбәк бюджеты 800 млн сум югалта һәм тагын 780 млнны алкогольга акцизлар үзгәреше буенча җуя. «Бу эре бер медицина үзәге бәясе, бу республика өчен эре программа бәясе», — дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов.

Иң бәхәсле чара — бу төбәкләрдән җыелучы керемгә салымның бер процентын тартып алу, аның буенча иң зур дискуссия туды. «Әлеге чара Россия Федерациясе субъектлары бурычлары мәсьәләсен системалы хәл итми. Бу бары дотацияләргә өстәлгән 100 млрд (барлыгы аның күләме 600 млрд сум була), әмма шуның белән субъектлар бурычы 2,3 трлн сумны тәшкил итә», — дип билгеләп үтте депутат. Кабул ителгән карарны яңадан карау мөмкинлеге кала. «Без язгы сессиядә тулаем бюджет багланышларына карата җитди фикер алышу булыр дип уйлыйбыз. Инновацион төбәкләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле методларын эзләргә, юнәлешләрне үзгәртергә кирәк», — дип сөйләде Фәррахов.

Татарстанга килгәндә, республика өчен кабул ителгән система буенча инновацион проектларга акчаларның бер өлешен кире алу мөмкинлеге бар.

«Бөтен ил күләмендә 1 процентны яңадан бүлү 120 млрд сум акча бирә, аның 100 млрды субъектларга бюджет белән тәэмин ителешне тигезләү өчен дотацияләргә өстәмә итеп бирелә һәм 20 млрды инновацион проектларны финанслауга тотыла. Әлеге ассигнованиеләрнең билгеле бер өлеше республикага әйләнеп кайтыр дип ышанам», — дип җиткерде Айрат Фәррахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100