news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Фәррахов Түбән Камада грипп һәм кискен тын юллары инфекциясе вәзгыятен контрольгә алды

Хәзерге вакытта министр һәм әйдәп баручы белгечләр бу шәһәрдә сәфәрдә

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Түбән Камада кискен тын юллары инфекциясе һәм грипп буенча эпидемия вәзгыяте кискенләшүе сәбәпле, кичә кич белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов бу шәһәргә вәзгыятьне шәхси контрольгә алу өчен китте. Министр белән командировкага әйдәп баручы белгечләр дә барды, дип хәбәр итте бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Альбина Гарифуллина.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында А/H1N1 гриппы белән авыруның 39 очрагы расланган, аның 23 очрагы – соңгы атнада (26 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр), 6 очрак бүген теркәлгән. Авыручыларның яше 5 тән 52 яшькәчә. Авыруның җиңел һәм уртача авырлыктагы формалары теркәлгән. Авыручылар арасыннан 10 кеше савыккан, 29 кеше стационар дәвалануда. Үлем очраклары теркәлмәгән.
Авырулар 12 муниципаль берәмлектә теркәлгән: Чаллыда – 8 очрак, Казанда – 6 очрак, Түбән Камада – 9 очрак, Әлмәттә - 4 очрак, Лениногорскида – 3 очрак, Алабуга, Нурлат, Яшел Үзән һәм Чистайда берәр очрак, Азнакай районында 3 очрак, Аксубай һәм Балык Бистәсе районнарында 1 очрак.
39 авыру очрагының 13е читтән кергән (Мисыр – 6, Испания – 2, Таиланд - 1, Гарәп Әмирлекләре – 1, Кипр - 1, Төркия - 1, Краснодар крае - 1), элемтә нәтиҗәсендә - 2, 24 очракта авыру республикадан читкә чыгу белән бәйле түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100