news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Фәррахов Түбән Кама ГЭСында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүне шәхси контрольгә алды

Зыян күрүчеләр китерелгән хастаханәдә югары әзерлекле белгечләр эшли, кирәкле барлык дарулар бар

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Түбән Кама ГЭСында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен шәхси контрольгә алды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 10 зыян күрүче хастаханәгә салынган.
Табиблар беренче медицина ярдәме күрсәткәннән соң ике пациент өйләренә кайтарып җибәрелгән. 12 май көнне 20.00 сәгатьтә Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә 8 зыян күрүче булган. Аларны травматологлар, нейрохирурглар, реаниматологлар, хирурглар һәм токсикологлар караган. Барлык зыян күрүчеләрдә дә уңай динамика күзәтелгән, аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Реанимациядәге пациент аңына килгән, ул барлык сорауларга да җавап бирә.
Автошәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте оператив эшләгән. Ашыгыч медицина ярдәме бригадаларына һәлакәт килеп чыгу турында шалтырату 15 сәгать 11 минутта булган. Беренче зыян күрүчеләрне хастаханәгә 15.30 сәгатьтә китергәннәр.




news_right_1
news_right_2
news_bot