news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^“Аһәң” дип исемләнгән фортепиано фестивалендә җиңүчеләрнең исемлеге билгеле булды

^“Аһәң” дип исемләнгән фортепиано фестивалендә җиңүчеләрнең исемлеге билгеле булды

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Казанның 5 нче санлы музыка мәктәбендә республика шәһәрләре музыка мәктәпләренең фортепиано буенча уздырылучы “Аһәң” дип исемләнгән фестивале тәмамланды. Анда Казан, Яр Чаллы, Азнакай шәһәрләреннән һәм Кукмара районыннан музыка мәктәпләрендә белем алучы алтмыштан артык укучы көч сынашты.

Сигез яшьтән алып уналты яшькәчә балалар һәм үсмерләр арасында барган фестивальдә катнашучыларның талантын Казан дәүләт консерваториясе профессоры Эльза Әхмәтова, Татарстанның халык артисткасы, профессор Флора Хәсәнова һәм Казанның музыка училищесы укытучысы Антон Семикин бәяләде. Һәм, нәтиҗәдә, кече яшьтәгеләр арасында беренче урынга Чаллыдан Регина Буздолина, Екатерина Баранова, Казаннан Милана Горнышева, Борис Гейст лаек булды. Өлкәннәр төркемендә беренче урын бирелмәде. Шулай да, һәр ике төркемдә икенче-өченче урыннар һәм махсус призларга ия булучылар булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot