news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Чубайс “РОСНАНО” ның 2009 елдагы эш йомгакларын һәм киләсе елга планнарын игълан итә

Матбугат конференциясендә видеоэлемтә аша Татарстан да катнашачак

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). “РОСНАНО” корпорациясенең 2009 елдагы эш йомгаклары һәм киләсе елга планнары бүген корпорациянең генераль директоры Анатолий Чубайс катнашында узучы матбугат конференциясендә игълан ителәчәк. Аның барышында нанотехнологияләр өлкәсендәге проектларын гамәлгә ашыручы берничә төбәк белән видеоэлемтә дә урнаштырылачак. Татарстан - шуларның берсе. Видеоконференция барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьевның чыгышы планлаштырылган. Ул Татарстанның нанотехнологияләр буенча дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлеге, республикада наноиндустрия үсеше, мәгариф, инфраструктура юнәлешләре, 2010 елга планнар хакында сөйләячәк.

Конференция барышында ил төбәкләрендә гамәлгә ашырылучы нанопроектлар да тәкъдим ителә. Татарстаннан “Данафлекс”җәмгыятенең нанокомпозит материаллар нигезендә пленкалар җитештерүгә кагылышлы проектын предприятиенең генераль директоры Айрат Бәширов презентацияләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100