news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
А.Алиш иҗатына багышланган бәйгедә Свердловск өлкәсеннән 100дән артык бала катнашты
Алар Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегеннән Екатеринбург шәһәр чыршы бәйрәменә чакыру алдылар
Скопировать ссылку
(Екатеринбург, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Назлыгөл Ижгузина). Свердловск өлкәсенең ике татар авылы мәктәп укучылары Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегеннән Екатеринбург шәһәр чыршы бәйрәменә чакыру алдылар.
Яңа ел киң колачларын җәеп тулы хокуклары белән алга атлый. Балаларның Кыш бабай һәм Кар кызы белән уйнап-биеп йөргән каникуллары да инде артта калды: мәктәпләрдә яңа елда беренче уку көннәре - өченче чирек башланды.
Ике атналык ял көннәре һәркемдә дә ниндидер онытылмаслык мизгелләр калдыргандыр, ә менә Свердловск өлкәсенең Әрәкәй һәм Әртә-Шигер авылы мәктәбе укучыларының Яңа ел бәйрәме алдыннан алган шатлыклы минутлары турында тукталып сөйләп китү, бик урынлы булыр, дип уйлыйм...
Сентябрь һәм октябрь айларында Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хезмәткәрләре җитәкчелегендә халкыбызның күренекле улы - балалар язучысы А. Алишның 100 еллыгына багышлап “Алиш әкиятләрендәге геройлар бүгенге көндә” дип аталган рәсемнәр бәйгесе оештырылган иде. Бәйгедә өлкәбезнең татар авылларында яшәгән йөздән артык бала катнашты. Составында ветеран укытучылар, һөнәри рәссамнар булган жюри җиңүчеләрне билгеләде. Рәсемнәр барысы да матур, зәвык белән ясалган. Аларның һәрберсенә призлы урыннар бирергә мөмкин. Ә бәйгедә җиңүчеләр, кызганычка каршы, бер яки ике генә була. Кайберләрен генә булса да атап китик: Түбән Сырга районы Әрәкәй авылы мәктәбе укучысы Губаев Данис Гран-при алса, “Тамашачы симпатиясе призы”на шул ук мәктәптән Канзифаров Эдуард лаек дип табылды. Күргәнегезчә, ике югары урынны да Әрәкәй мәктәбе укучылары яулаган, чөнки бу мәктәп балалары үз эшләрен тулысы белән бәйгенең темасына туры китереп башкарганнар: рәсемнәрнең барысында да Алиш әкиятләре геройларын бүгенге көндәгечә итеп күрергә була. Бу рәсемнәрдә Сертотмас үрдәк бүген инде җәяү йөреми, ә “Мерседес”ка утырып кына дөнья буйлап ил гизә. Әрәкәйдән килгән рәсемнәрдән күренгәнчә, “Песи һәм күселәр” әкиятендәге күселәр дә бүгенге тормыш белән аякларын бергә атлыйлар икән: Песинең ялкауланып, йоклап ятуына һич тә исләре китми, магнитофон тасмасыннан аккан көйләргә рәхәтләнеп тыпыр-тыпыр бии-бии яши бирәләр... Ә менә алда әйтеп киткәнемчә, Әртә-Шигердән килгән һәрбер рәсем матур ясалышы белән генә түгел, ә мәгънәле исемнәре белән дә аерылып тора. Мисал өчен графика стилендә Шамшеев Алмас ясаган “Тормыш сабагы” рәсемен генә алыйк. Бала, Сертотмас үрдәк кебек сер тотмыйча сөйләнеп йөресәң, сине нәрсә көтәчәгеңне беләсеңме дигәндәй, уйга калган. Беренче карауда нәни куллар белән ясалган гади генә рәсемнәр, ә ныклабрак уйласаң... Ныклабрак уйласаң, бу рәсемнәрдә никадәрле тормыш тәҗрибәсен күрергә була...
Барлык җиңүчеләрне һәм шулай ук бәйгедә катнашучыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты, ТРның Мәгариф министрлыгы, ТРның “Мәгариф” милли нәшрияты тарафыннан китаплар, ә мәктәпләргә берникадәр күләмдә дәреслекләр, методик кулланмалар бүлеп бирелгән иде, ә китапларны Екатеринбургка - Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенә алып кайтуны Екатеринбург шәһәр Думасы депутаты Равил Назим улы Мостафин үз өстенә алды.
ТРның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге бәйгедә катнашкан балаларны бүләкләүне Чыршы бәйрәмендә үткәрергә планлаштырган иде. Конкурста иң актив катнашкан, дөресрәге барлык рәсемнәре дә темага туры килгән Әрәкәй мәктәбе укучылары һәм һәрбер рәсемгә фәлсәфи караш аша матур һәм үзенчәлекле итеп исемнәр уйлап тапкан Әртә-Шигер мәктәбе укучылары Даими вәкиллек тарафыннан Екатеринбург шәһәр балалар һәм яшүсмерләр сараенда үткән Чыршы бәйрәменә чакырылуга лаек булдылар.
Авылдан килгән балалар өчен шәһәр күләмендә оештырылган Чыршы бәйрәмендә катнашу үзе бер бәхет булса, Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле әкиятләрдән килгән геройлар белән җырлап-биеп, әйлән-бәйлән уйнау мизгелләре тагын да онытылмаслык тәэсирләр калдырдылар.
Шәһәр чыршы бәйрәменнән соң яшь кунаклар Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасына юл алдылар. Биредә аларны чын татар Кыш бабае булып киенгән ТРның өлкәбездәге Даими вәкиле Равил Зөфәр улы Бикбов һәм татар милли киемендә Хуҗабикә ролен башкаручы Миңсылу ханым Ижгузина каршы алды. Балалар үзләрен беразга гына булса да Татарстан җирендә булгандай хис итеп, шатлануларын яшерә алмадылар: вәкиллекнең төрле урыннарында истәлеккә фотога төштеләр, авылга кайткач, иптәшләренә, әти-әниләренә биредә алган тәэсирләр турында сөйләячәкләрен белдерделәр.
Бәйрәм Даими вәкиллектә ерактан килгән кунаклар өчен махсус бизәлгән чыршы янында дәвам итте. Кыш бабай һәм Хуҗабикә балаларның җырга-биюгә, матур сөйләмгә осталыкларын күреп соклангач, очрашуның иң күңелле мизгелләре дә килеп җитте. Матур итеп бизәлгән чыршы янында Кыш бабай белән Хуҗабикә апалары яшь рәссамнарга Алиш иҗатына багышланган бәйгедә яхшы уңышларга ирешкәннәре өчен дипломнар, истәлекле бүләкләр, Өлкә Думасының Законнар кабул итү палатасы депутаты Альберт Абзаловтан татлы Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.
Чын татар Кыш бабае, Хуҗабикә апалары белән Чыршы янында уйнап, җырлап, биеп арыган балалар тәмле татар аш-суларыннан сыгылып торган чәй өстәле артында да сынатмадылар: шәһәрдә пешкән ризыкларның бүген бик тә тәмле икәнлеген мактап ашый-ашый чәй эчтеләр...
Кич белән Даими вәкиллектән туган авылларына таба юл алган балаларның йөзләре кояш кебек балкый иде. Көне буе төрле бәйрәмнәрдә булып, шәһәрнең Яңа ел алды урамнарын тамаша кылып йөри-йөри, алар бераз арыганнар да. Ә күзләре!.. Ә күзләре биредәге бәйрәмнәрдән, очрашулардан алган тәэсирләр белән янып, бу якты чаткыларны башкаларга да өләшер сыман...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2