news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе мәктәп-интернатына яңа заманча җиһаз сатып алынган

Быел Әгерҗе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернаты «Заманча мәктәп» федераль проектына кертелгән. Гадәти мәктәпләрдә әлеге проект кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәкләре барлыкка килсә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен үзгә программа тәгаенләнгән. Ул «Доброшкола» дип атала. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Әлеге проект 2019 елдан бирле гамәлдә. 2022 ел җиңелләрдән булмаса да, Татарстан Хөкүмәте сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен ике мәктәп-интернатны проектка кертү мөмкинлеге тапкан. Аның берсе – Казанныкы, икенчесе – безнеке. «Доброшкола» программасы кысаларында ремонтка, кабинетларны җиһазландыруга 8 млн сум акча бүлеп бирелде», – диде директор Фәридә Закирова.

Учреждениенең 50 еллыгына да зур бүләк булды ул. Мәктәп тормышы сизелерлек үзгәрде. Балаларның укуга, иҗади һәм спорт ягыннан үсүгә омтылышлары барлыкка килде. Балалар логопед, психолог янына шәхси дәресләргә йөри. Хәзер бу бүлмәләр заманча җиһазландырылган. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100