news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтихан алдыннан үткәрелгән әңгәмәгә 261 укучы килмәгән

Укучыны төп дәүләт имтиханына кертү-кертмәү әңгәмә нәтиҗәләренә буенча хәл ителә.

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтихан алдыннан үткәрелгән әңгәмәгә 261 укучы килмәгән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен рус теленнән имтихан алдыннан беренче тапкыр әңгәмә үткәрелгән. Тик анда 261 укучы килмәгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Әңгәмә 13 февраль көнне барлыгы 994 урта һәм төп мәктәптә оештырылган. Әлеге әңгәмә нәтиҗәләренә карап, төп дәүләт имтиханына кертү-кертмәү хәл ителә. 37 мең 471 бала “зачет” алган. 271 балага “зачет” куелмаган, шуларның унысы биремнәрне үти алмаган, 261е килмәгән.

Рафис Борһанов әңгәмәгә килмәүчеләр өчен өстәмә сроклар итеп, 13 март, 6 май көннәре билгеләнгәнен әйтте. Әңгәмә барышында текстны кычкырып уку, цитаталарны кертеп, эчтәлеген сөйләү, монолог, диалог кору кебек биремнәр кушыла.

Әңгәмә нәтиҗәләреннән күренгәнчә, иң еш күренә торган хаталар – укыганда һәм сөйләгәндә сүзләрне бозып әйтү, монолог һәм диалогта грамматик хаталар, сүз байлыгы ярлы булу, бертөрле сүзтезмәләр куллану.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100