news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

98 яшьлек академик Әгъдәс Борһанов Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге ифтарында катнашты

Өлкән буын яшьләргә тәҗрибә тапшыра алса, татар хәрәкәте уңышка ирешәчәк, дип билгеләп үтте Мәскәү татарларының "Штаб"ы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев.

(Мәскәү, 13 июнь, "Татар-информ", Александр Долгов). Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Россия дәүләт гуманитар университеты профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны  98 яшьлек академик Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов Мәскәү татар җәмәгатьчелеге ифтарында катнашты. Чараны Мәскәү татарлары “Штаб"ы оештырып, авыз ачу мәҗлесенә башкаланың татар хәрәкәте ветераннарын җыйды.

Ифтар мәҗлесенең девизы - “Ветераннар эстафетаны яшьләргә тапшыра”. Шуңа ифтарга ветераннар гына түгел, ә татар автономияләре, оешмалары, студентлар клублары рәисләре, активистлары җыелды. Шулай ук мәҗлестә академик Илдар Үтәмешев, күренекле җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәр һәм башкалар да катнашты.

Татар “Штаб"ы лидеры Рөстәм Ямалеев билгеләп үткәнчә, буыннарның ныклы бәйләнеше һәм рухи ныклыгы татар халкы үсешенә зур йогынты ясый. Өлкән буын яшьләргә традицияләрне, тәҗрибәне тапшыра алса, татар хәрәкәте уңышка ирешәчәк, дип саный Рөстәм Ямалеев.

«Мәскәүдә татар хәрәкәте сугыштан соңгы елларда яңарып китә. Безгә аларның эшен лаеклы дәвам иттерергә кирәк. Мәскәүдә мәрхүм Мөхәммәт Миначев җитәкчелегендә яңадан Сабан туйлары оештырыла, кичәләр үткәрелә башлый. Шулай итеп данлыклы “Ватан” хәрәкәте оеша. Без бу легендар хәрәкәт белән хезмәттәшлек итүебезгә горурланабыз” -, диде Рөстәм Ямалеев.

Шулай ук Мәскәү татар автономиясе вәкиле, 90 яшьлек татар аксакалы Әхмәт Галимов та яшьләргә мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында Әхмәт Галимов Мәскәү татарлары тарихын да сөйләп китте. Ахырда Мәскәү татарларының рухи яңарыш кичерүен, мондый ифтарларның уздырылуына шатлыгын белдерде.

Әйтеп узылганча, ифтарның төп кунагы 98 яшьлек галим Әгъдәс Борһанов булды. Аның сүзләренчә, ифтар Мәскәү татарларының бердәмлеген күрсәтә һәм өлкән буынга эшләргә, яшәргә көч бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100