Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
97 яшьлек Өмет Гобәев «Милләт Җыены»нда катнашу өчен Казанга килде
Казан шәһәренә «Милләт Җыены» чарасында катнашу өчен делегатлар килә башлады. Алар арасында иң өлкән катнашучыларның берсе — Краснодар краеның Армавир шәһәреннән 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Өмет Садыйк улы Гобәев. Хөрмәтле делегатны Казан тимер юл вокзалында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов каршы алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, 2025 елның 26–28 август көннәрендә Казан шәһәрендә «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында «Милләт Җыены» чарасы узачак. Әлеге җыен Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ике корылтай арасындагы эшчәнлек кысаларында оештырыла һәм татар милләте үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләү, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү максатыннан үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз