news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган төндә Россиядә Украинаның 93 пилотсыз очкычы юк ителгән

Узган төндә Россия территориясендә Украинаның 93 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Төн дәвамында 14 июльдә 20.00 сәгатьтән 15 июльдә 7.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Курск, Ростов өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Крым Республикалары территориясендә, Азов һәм Кара диңгезләр акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 93 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot