Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
93 процент россияле милләтенә бәйле проблемалар белән беркайчан да очрашмаган
Бу мәгълүмат милләтара мөнәсәбәтләрне социологик мониторинглау нәтиҗәсендә ачыкланган.
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Якынча 93 процент россиялегә милләтенә бәйле проблемалар белән очрашырга туры килмәгән. Дәүләттә вазгыять уңай, дип белдерде Милләт эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
"Тулаем алганда, дәүләттә вазгыять уңай. Халыкның 93 проценты үзенең милләтенә һәм тоткан диненә карата проблемаларга юлыкмавы турында белдерде", - диде Баринов милли Дәүләт Думасы комитетының милләт эшләре буенча утырышында.
Ул бу мәгълүматның милләтара мөнәсәбәтләрне социологик мониторинглау системасы эше нәтиҗәсендә ачыклануын искәртте.
Баринов Советлар Союзы таркалганнан соңгы урнашкан милләтара мөнәбәтләр арасында хәзергесен иң уңае дип саный. Шул ук вакытта ул 17 процент халыкның башка милләт һәм диндә булган кешеләргә карата шикле карашта торуын искәртте. Менә монысы шөбһәләнергә җирлек тудыра диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз