Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
92 яшьлек Роза әби: Кеше ничә яшьтә булса да, үзен яратырга, үз өстендә эшләргә тиеш
«14 июльдә Роза Николаевна Овечкинага 92 яшь тулды. Ул Ижевск шәһәренең 10нчы мәктәбендә 35 ел эшләде. Олы яшьтә булуына карамастан, һаман да безгә үрнәк. Мин аны легендар шәхес, дип әйтер идем. Газетада аның турында язсагыз, яхшы булыр иде», – диде әлеге мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Венера Фәрит кызы.
(Казан, «Татар-информ», «Яңарыш», Рилия Закирова) «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе, «В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан фидакарь хезмәте өчен», «Сугыш чоры балалары», «Бөек Җиңүгә – 30 ел» юбилей медальләренә ия булган хезмәт ветераны Роза Николаевна белән якыннан танышкач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә матур, сөйкемле, сорауларга төгәл итеп җавап бирә, балачак хатирәләрен тезеп кенә сөйли. Без аның гомер йомгагын ерактан – балачактан сүтә башладык.
Якты эз калдырган балачак хатирәләре
«Без – керәшеннәр. Әтием Николай Бусыгин, ә әнием Матрена. Миңа исемне әти куйган. «Роза исеме интернациональ. Кызыбыз Роза булачак», – дигән. Балачак хәтере аҗаган кебек бит ул. Кабына да, күңелдә якты эз калдырып сүнә. Минем дә күңелемдә балачакның бик күп хатирәләре саклана. Миңа 5 яшь иде. 1939 елда финнар белән сугыш башланды. Кыш көне. Әти Алабуга военкоматына җыена. Ул мине кочаклады, мин дә аңа сыендым. Безне бер-беребездән көчкә аердылар. Ул сугышка минем фотосурәтне алып китте. Әни һәм аның абыйсы Ваня әтине Алабугага озатырга киттеләр.
Без әби белән мич янында бер-беребезгә сыенып утырганда, почтальон килеп керде. Ул Ваня абзыйга да сугышка китәргә повестка бирде. Ул вакытта Ваня абый белән әти укытучы булып эшлиләр, икесе дә читтән торып Алабуга педагогия институтының тарих факультетында белем ала иделәр. Әти сугышка киткәнче безне Алабуга шәһәреннән Бондюг, хәзерге Менделеевск районы Тагай авылына кайтарып куйды. Фин сугышы беткәч, әтине армия хезмәтенә калдыралар. Ул Украина чигендә хезмәт итә. «22 июньдә сугыш башланды. Мин 120 нче армиянең 83 артиллерия полкы составында взод политругының урынбасары булып хезмәт итә идем. Ун көн дәвамында дошман белән көрәштек. Бер патрон, бер валчык ипи калмады. Дошман туктаусыз утка тотты», – дип искә ала иде.
Ул анда яралана. Фашистлар кырда үлеп яткан совет солдатларына штык белән төртеп, исәннәрне эзләп йөргәндә, әти айнып китә. Аларны товар поездына утыртып, Германиягә озаталар. Әти поезддан сикерә. Ул вакытта Украина фашистлар кулында була. Аны бер хатын, яңа паспорт ясаганчы, сандыкта яшереп саклый. Тик аны барыбер кулга алалар һәм башкалар белән Германиягә озаталар. Әти аннан да качарга җай таба. Украинаны фашистлардан азат иткәч, беренче Белорусия фронтына кушылып, әти Берлинга кадәр барып җитә. Әтинең Җиңү көнендә биеп төшкән фотосы әле дә миндә саклана. Ваня абый да, әти дә сугыштан исән кайттылар.
Әни башлангыч сыйныф укытучысы иде. Ул минем дә беренче укытучым булды. Мәктәптә белем татар телендә бирелде. Әтиләренең, абыйларының һәлак булуы турында хәбәр килгән балаларны әни тезенә утыртып, барлык класска алар турында матур итеп сөйли, ә без аны басып тыңлый идек. Әни авылда зур хөрмәткә ия иде. Ул балаларны кул эшләренә дә өйрәтте.
Мин гаиләдә бер генә бала булдым, мохтаҗлыкны белмәдем. Әмма мине башкалар белән әйберләремне бүлешергә өйрәттеләр. Беркөнне әти: «Синең ике күлмәгең бар. Ә менә Спиридонованың мәктәпкә барырга да күлмәге юк», – диде һәм бер күлмәгемне шул кызга бирде. Минем матрос киеменә охшаган һәм әтинең гимнастеркасыннан теккән күлмәкләрем бар иде. Әтине икенче мәктәпкә директор итеп күчергәндә дә: «Роза, безнең китаплар бик күп. Ә мәктәп китапханәсе бик ярлы. Әйдә, без китапларыбызны мәктәп китапханәсенә бирәбез», – диде. Мин үземә «Молодая гвардия», «Четвертая высота» китапларын калдырдым, ә калганнарын китапханәгә тапшырдым.
60нчы елларда әтине иң артта калган колхозга билгеләделәр. Безнең ул вакытта үзебезнең фатир да, йортыбыз да юк иде. Әтине кайда юлладылар, шунда колхоз биргән йортта яшәдек. Күрәсең, әнинең үзебезнең йортны булдырасы килгәндер. Ул саклау кенәгәсенә акча сала башлаган. Ә кенәгәне әти исеменә ачкан. Беркөнне әти: «Матрена, мин саклык кенәгәсендәге акчага колхоз өчен йон тетү машинасы алдым», – диде. Мин менә шундый гаиләдә тәрбияләндем.
Инглиз теле укытучысы була алмадым
Әти минем рус телендә яхшы сөйләшүемне, рус мәктәбендә укуымны теләде. Шуңа күрә Грахово районының мәгариф бүлегенә үзен рус мәктәбенә күчерүне сорап мөрәҗәгать итте. Аны Новогорск мәктәбенә директор итеп юлладылар. Мин бишенче сыйныфка саф рус мәктәбенә укырга килдем. Рус теле укытучысы Фаина Михайловна минем русча сөйләшкәнемне күреп: «Мин сиңа ничек рус телен өйрәтим?» – дип, башын тотты. Мин югалып кала торган кыз түгел идем. Рус телендә җөмләләрем матур килеп чыкмаганда, сыйныфташларым көлсәләр дә, елап утырмадым, аларга кушылып көлдем. Аннан Люба исемле кыз белән дуслаштым. «Дөрес сөйләшмәсәм, мине төзәт», – дип әйтеп куйдым. Ә уку елы ахырында мин Фаина Михайловнаның яраткан укучысына әйләндем. Ул вакытта спектакльләр куя идек. «Полк улы» дигән әсәрне сәхнәләштергәндә, хәтта мин төп герой – Ваня Солнцевны уйнадым. Аннан соң рус теле минем яраткан фәнемә әйләнде.
Ә сигезенче класска Грахово районы үзәгендәге мәктәптә укырга бардым. Анда инглиз теле укытыла иде. Мин җиденче сыйныфка кадәр инглиз телен өйрәнгән сыйныфташларым белән телне үзләштерә башладым. Инглиз телен шулкадәр яраттым. Укытучым мәктәпне тәмамлагач педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керергә кушкан иде. Ул елларда район мәгариф идарәсе җидееллык мәктәпләрдә инглиз телен укытырдай укучыларның исемлеген барлап, аларны мәктәпләргә укытырга юллады. Ул исемлектә мин дә бар идем.
Әтине Котловка җидееллык мәктәбенә директор итеп билгеләгәч, мин шунда инглиз телен укыта башладым. Класста балалар күп, тәртип юк. Югары сыйныф укучылары миннән бары ике яшькә генә кечерәкләр. Балалар йортыннан килгән укучылар аеруча тәртипсезләр. Ә берсендә укучыларны тыңлата алмагач, тәрәзә янына бастым да, елый башладым. Шул чагында беренче партада утырган Алеша исемле малай: «Вовка, син укытучы белән сөйләшәсең. Хәзер үк тукта», – дип, каты гына кисәтү ясады. Шуннан минем эшем җайга салынды. Класста тынычлык урнашты. Калган сыйныфларда да авызыма гына карап тордылар. Олыгайгач кына мин моның серен белдем. Ун ел элек Котловка мәктәбенең 100 еллык юбиллена безне кунакка чакырдылар. Шул чагында Миша Рожин сәхнәгә чыкты да: «Җиденче сыйныфта укыганда, безне укытырга озын толымлы, чибәр, яшь укытучы килде. Без аңа барыбыз да гашыйк булдык», - дип, истәлекләрен сөйләде. «Ах, это девушка с ума меня свела...» – дип җырлады да, яныма төшеп, кулымнан үпте һәм чәчәк бәйләмен сузды.
Гаиләм-терәгем
Ә ирем Виктор белән бер мәктәптә укыдык, әмма бер класста түгел. Аның белән якыннан аралашырга туры килмәде. Мин аның авылларында беренче егет икәнен белә идем. Мине райкомның икенче секретаре итеп районга алдылар. Шул чагында очраштык без аның белән. Ул инде армиядә хезмәт иткән, Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаган. Тик мин моны очраклы гына бер очрашу дип уйлаган идем, ә ул беркөнне килде дә: «Миңа кияүгә чык», – дип тәкъдим ясады. Мин каршы килсәм дә, «Яратырсың», – дип кырт кына кисте. Соңыннан ике арада җылы хатлар йөри башлады һәм без кавыштык. 56 ел бергә гомер иттек. Унбер ел элек ирем якты дөньядан китте. Бер кыз, бер ул үстердек. Икесе дә югары белем алдылар. Улым Чебоксарда, кызым Ижевскида яши. Кызымның да, улымның да балалары инде буй җитте. 5 оныкчыгым үсеп киләләр. Мин бай яшәмәдем, әмма тормыш юлымны лаеклы үттем. Тормышымда гел яхшы кешеләр очрады.
Икенче туган йортым
Ирем белән Ижевскида яши башлагач, аңа эш урыныннан фатир бирделәр. Ул вакытта уку елы башланган иде. Октябрь ае булса да, мин 10нчы мәктәпкә эш эзләп, Равил Губаевка кердем. Аның урынында башка директор булса: «Укулар башланды. Мәктәптә урыннар юк», – дип кенә әйтер иде. Ә ул минем хезмәт кенәгәмне алды, һәрбер битен карап чыкты. «Сез безнең мәктәпкә бик кирәкле белгеч, әмма әлегә урын юк. Әгәр риза булсагыз, мин сезне озынайтылган төркемгә тәрбияче итеп алыр идем», – диде. Мин риза булдым. Миңа иң авыр 5нче «Д» сыйныфын бирделәр. Мин аларның барысын да озынайтылган төркемгә яздым. Дәрес бирәм, өй эшләрен эшлибез. Алар белән «Пионер фонаригы» театры оештырдым. Аннан башка сыйныф укучылары да килеп кушылды. Әйбәт кенә эшләп киткәч, мине партия оешмасы секретаре, аннан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр.
Эшләү дәверемдә бер генә булса да үземнең сыйныфымны җитәклисем килде. Ул хыялым да тормышка ашты. Ул сыйныф укучылары белән бүгенге көнгә кадәр аралашып, дус яшибез. Алар белән Муса Җәлилгә багышлап, «Кызыл ромашка» әдәби клубын ачтык, Муса Җәлилгә кагылышлы экспонатлар, мәгълүматларны тупладык. Шагыйрь белән төрмәдә утырган Михаил Иконников белән элемтәгә кердек. Ул елларда безнең клубка килгән кунаклар эшебезгә югары бәя биреп, үз фикерләрен язып китә иделәр. Шулай зур дәфтәр тулды. Минем сыйныфта күп еллар Дәүләт Советы депутаты булган Наил Мухамедзянов, полиция подполковнигы Элеонора Корнева, «Граница» клубы директоры Рәмзия Стерхова укыдылар. Укучыларым арасында олигархлар юк, әмма алар барысы да тормышта үз урыннарын таптылар.
Картлык шатлык булсын
Лаеклы ялга киткәч, ял итәрмен дип уйлаган идем, әмма кабат мәктәпкә эшкә чакырып, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куйдылар. Тик әнине карарга кирәк булгач, эштән китәргә туры килде. Аннан әтигә инфаркт булды. Әтинең апасы урынга ятты. Ул елларда бөтен гомерем якыннарымны тәрбияләп үтте. Аларны соңгы юлга озаткач, күңелемдә бушлык урнашты. «Мине мондый тормыш канәгатьләндерми», – дидем дә, эшкә урнашу өчен белдерүләр карый башладым. Газетада «Рус драма театрына билет таратучылар кирәк» дип язылган белдерүне күреп, бик сөендем. Мин мәктәп укучыларын театрга җәлеп итә башладым. Анда музей да бар. Укучыларны шул музейга да алып керәм. Мине бу эш яңадан тормышка кайтарды. Аякларым авырта башлагач кына эштән киттем. Аннан инде оныклар белән шөгыльләндем.
Кеше ничә яшьтә булса да, үзен яратырга, һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә тиеш. Мин Некрасов исемендәге китапханәгә йөреп, бик күп китаплар укыдым. Туган көннәргә, очрашуларга барганда, шигырьләр иҗат итәм. Ижевскида билгеле көрәшче Михаил Землянов гаиләсе белән дуслар. 75 яшемә хатыны мозаика белән ясалган икона бүләк итте. Миңа шулкадәр нык ошады. Минем дә аның кебек картиналар ясыйсым килде. Туксан яшемә кадәр яратып шөгыльләндем бу эш белән. Кунаклар килсә дә, кунакка барсам да, бүләгем әзер булды.
Дүрт ел элек, 87 яшемдә ноутбук алып бирделәр. Мин башта анда эшләргә өйрәнергә каршы килдем, аннан соң Интернеттан башка яши алмый башладым. Аның аша күпме кешеләр белән аралаштым, күпме кешеләр белән дуслаштым?! Олы яшьтә булгач, башкаларны дусларга чакырырга кыенсынам. Тик минем ВК социаль челтәрендә калдырган комментарийларны укыйлар да, мине яшьләр үзләре дуслашырга чакыралар. Интернет челтәре элекке укучыларымны табарга ярдәм итте. Миңа бөтенләй чит кешеләр дә бик нык якын кешеләргә әйләнделәр. Санкт-Петербургта яшәүче Галина Матвеева шигырьләрен социаль челтәргә куеп бара. Мин аның шигырьләрен укыгач, үземнең фикерләремне язып куям. «Сез минем иҗатымны аңлыйсыз», – дип, Галина хәтта миңа почта аша шигырь китабын юллады. Кайвакытта бәлага тарыган кешеләр белән дә аралашам, аларга киңәшләремне бирәм», – дип сөйләде үзе турында Роза Николаевна.
Ул олы яшьтә булса да, фатирында үзе генә яши. Өйдәге пөхтәлек, тәртип күзгә ташланып тора. Кадерия Асылмәрданова белән мине коймаклар пешереп каршы алды. Чәй эчкәндә, Роза Николаевнадан бәхетле картлыкның серен сорамыйча булдыра алмадым. «Минемчә, көчеңдә булганда, өлкәннәргә балалардан аерым яшәргә кирәктер. Бергә яшәгәндә, бер-береңә уңайсызлыклар тудырасың бит. Яшьләр алар төнлә компьютерда эшләргә, телевизор карарга яраталар. Өлкәннәрнең йокларга җыенганын күрсәләр, алар да эшләрен калдырып, йокларга мәҗбүр булалар. Шәхсән мин үзем иртәнге сәгать өчтә дә торып утырырга мөмкинмен. Шуның өчен аерым яшәүне өстенрәк күрәм. Югыйсә, кызым да, киявем дә яннарына чакыралар», - дип җавап бирде Роза Николаевна.
Шул вакытта ишектә кыңгырау чыңлады. «Кемдер килде», – дип, Роза апа ишек ачарга йөгерде. Ишек бусагасында оныгы Михаилны һәм оныкчыгын күреп сөенде. Аларга шунда ук кухняда карыйсы, төзәтәсе эшләрне күрсәтеп тә чыкты. «Бу кызымның улы. Әнисе кебек оныгым да бик ярдәмчел, кулы да алтын. Әле ул үзе бик игътибарлы. Бер очрашу вакытында миңа бүлмә гөле бүләк иттеләр. Башта шул гөл бик матур булып үсте, соңыннан корый башлады. Минем борчылганымны күреп, Михаил шуның бер ботагын ипләп кенә кисеп алган да, үстереп, миңа алып килде. Гөлем яңадан матур булып үсеп китте. Ике эштә эшли. Фатиры, машинасы бар. Әмма барысы да кредитка алынган. Бурычы күп. Вакыты тыгыз булса да, яныма килә, хәлемне белә, булышып китә», – дип, Михаил белән таныштырды.
«Бабай якты дөньядан киткәч, «Миңа да теге дөньяга әзерләнә башларга кирәк», – дигән иде әби. Компьютерны үзләштергәч, «Яшим әле, көрәшәм», – диде. Әби хәзер дә иртәнге зарядкасын калдырмый. Табиблар кушкан даруларның барысын да эчми. Ул дару аңа килешми икән, «Юк, бу минем организмга бармый», – дип, шунда ук туктата», – ди Михаил.
«Ел саен Укытучылар көненә мәктәпкә очрашуга чакырабыз. Роза Николаевна һәрвакыт чәчләрен матур итеп ясап, матур итеп киенеп килә. Бүген дә безне халатын гына киеп түгел, матур күлмәген киеп, көләч йөз белән каршы алды», – диде 10нчы мәктәпнең тәрбия эшләр буенча директор урынбасары Кадерия Рафкать кызы.
Роза Николаевнаның «Яңарыш» газетасы укучыларына биргән киңәше дә тормышта девиз итеп алырлык. «Мин үземнең буынны, безнең чорда иҗат иткән җырчыларны, язучыларны, табигатьне яратам. Безнең буын бик күп нәрсәләрне: Фин һәм Бөек Ватан сугышын, 90нчы елларда илнең җимерелүен күрде. Дөньякүләм ике кризисны кичерде. Бу авырлыклар безне чыныктырды. Безнең сөйләм телебез дә бай булды, чөнки без китап укыдык, нәфис фильнар, мультфильмнар карадык. Алардагы канатлы сүзләрне кулланып, матур итеп сөйләштек. Бер-беребезгә ярдәм итешеп, аңлашып яшәдек. Һәр туган көнне шатланып каршы алырга, күңелне төшермәскә, кемнәрдәндер ярдәм көтеп утырмаска, юкка-барга үпкәләмәскә, башкаларны, аеруча яшьләрне кимсетмәскә, аларның тормышына кысылмаска, киресенчә кулыңнан килгәнчә ярдәм итәргә киңәш бирәм. Үзегезне һәм башкаларны яратыгыз», – диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз