news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

91 еллык тарихы булган Актаныш радиосы музей почмагына экспонатлар туплауны дәвам итә

91 еллык тарихы булган Актаныш радиосы музей почмагына экспонатлар туплауны дәвам итә
Әлфия Мөхәммәтова
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» филиалының радиожурналистлар бүлмәсендә җирле радио тарихына багышланган музей булдырылды. Экспонатлар туплау эше 2023 елда башланып китте.

«Районны радиолаштыру эшен 1933 елда Искәндәр Юнысов башлап җибәрә. Ул бик алдынгы карашлы, зыялы шәхес була. Ул үзе Олыимән авылыннан булган. Әлбәттә, бу чорларда, әле радио эшчәнлеген башлаганда, әллә ни күп мөмкинлекләр дә булмый. Партия заманы булгач, район җитәкчелеге боерыгы белән партия оешмасының «кызыл почмагы» радиофикацияләнә, аннан соң тулаем Актаныш җирлегендә яшәүчеләр дә радио тыңлый башлый», – дип сөйләде «Актаныш-информ» җитәкчесе-баш мөхәрриренең радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Искәндәр Юнысовның оныгы — Илдар Әхмәтшин әлеге вакытта Чаллы шәһәрендә яши. Актаныш районы белән дә элемтәсен өзми, радиога элеккеге радиоҗиһазларны бүләк иткән. Бу уңайдан Актаныш радиосы кабинетында кечкенә музей почмагы барлыкка килде. Тыңлаучылар, клиентлар да радиожурналистлар бүлмәсенә килеп керсә, иң әүвәл, шушы экспонатларга игътибар итә икән. Чыннан да тарихның бәһасы еллар үткән саен арта гына бара.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Актаныш радиожурналистлары билгеләвенчә, алар Илдар Әхмәтшинга бик рәхмәтле. «Радио тарихы — район елъязмасыннан аерылгысыз. Урындагы радио хакында тарихи мәгълүматлар туплауны алга таба да дәвам итәчәкбез», – ди алар.

Музей почмагы экспонатлары арасында тарихи документларны, Советлар союзы чорындагы радиоалгычларны һәм дикторларның микрофоннарын күрергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100