news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

90 яшен тутырган Минфаят Хәбибуллин: Тормыш мәгънәсе – хезмәттә

90 яшен тутырган Минфаят Хәбибуллин: Тормыш мәгънәсе – хезмәттә
Фото: aksubayevo.ru

Аксубай районының Татар Сөнчәлесе авылында яшәүче Минфаят Хәбибуллинга 90 яшь тулган. Бу көнне юбиляр улларыннан, оныкларыннан, кунаклардан бик күп җылы сүзләр, рәхмәтләр ишетә, дип хәбәр итә «Аксубай» сайты.

Аның язмышы, күп кенә яшьтәшләре кебек үк, җиңелләрдән булмый. Алтынчы сыйныфтан соң фермага эшкә килә. Кайбер дуслары шәһәргә укырга, фабрикалар төзергә китсәләр дә, Фаят авылда кала. Ул таңны барысыннан да алда каршылый – иртәнге сәгать өчтә тора, ат җигә (ул чорда бердәнбер тарту көче), азык ташый, тирес чыгара, мал улакларын чистарта, ферма юлларын җыештыра.

Кызу эсседә дә, коеп яуган яңгыр вакытында да көтү көтә. Еш кына ялларсыз эшли. Хәләл җефете Миңнегөл Идрис кызы сыер савучы булып эшләгән. Хәбибулиннар ике ул үстергәннәр: олысы Ришат – эшмәкәр, икенчесе Равис – танылган травматолог, фәннәр кандидаты. Уллары барысына да үз тырышлыклары, хезмәтләре белән ирешкәннәр.

Бабакайның хезмәт стажы – 44 ел. Намуслы хезмәте өчен бүләкләр – «Урал» мотоциклы, 1 дәрәҗә диплом, Мәскәүгә юллама, Ударник һәм социаль ярышларда җиңүче исемнәренә лаек булган.

Ветеранны юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов котлады, район башлыгының һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot