news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

90 нчы еллар кире кайтмаячак — Артем Хохорин

Дөрес, җинаятьчелек өлкәсендә үзгәрешләр бар, ди Артем Хохорин

90 нчы еллар кире кайтмаячак — Артем Хохорин
prav.tatarstan.ru

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 90 нчы еллардагы җинаятьчелек кире кайтмаячак. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 25 нче утырышында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин шулай дип белдерде.

“Массакүләм мәгълүмат чараларында төркемләп сугышу буенча мәгълүматлар барлыкка килде. Халык исә 90 нчы еллар кире кайтмасмы дип борчыла. Бу уңайдан фикерегезне җиткерсәгез иде”, – дип мөрәҗәгать итте министрга парламент депутаты Анастасия Исаева.

“Гамәви мәгълүмат чаралары мәсьәләне бераз күпертә. 90 нчы елларның кире кайтуы мөмкин түгел, чөнки система җайга салынган. Дөрес, җинаятьчелек өлкәсендә үзгәрешләр бар. Без бу юнәлештә эш алып барабыз”, – диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot