news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Башкортстанда милли кием көне билгеләп үтелә

Бүген Башкортстанда Милли костюм көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 2020 елдан бирле республикада елына ике тапкыр уздырыла. Милли кием көне апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында үтә. «Башинформ» шул турыда яза.

Быел Милли костюм көнен республикада гына түгел, аннан читтә дә билгеләп үтәләр. Әйтик, 7-11 сентябрь көннәрендә Белоруссиянең тарихи-мәдәни үзәгендә һәм ХМАО-Юградагы Башкорт тарихи-мәдәни үзәгендә «Милли киемдә төшкән фото» онлайн-күргәзмәсе, шулай ук «Мин милли киемдә» флешмобы үткәрелә. «Красный Яр» Рус тарихи-мәдәни үзәге Кырымның Белогорск районында акция үткәрәчәк.

Башкортстанда бәйрәм Уфада Якутов исемендәге паркта узачак «Милли костюм бәйрәме» милли кием көненең үзәк вакыйгасы булачак. Кунакларны костюмнар күрсәтү, халык осталары эшләре күргәзмәсе, концерт программасы көтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot