Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^9 октябрь – Бөтендөнья почта көне
^9 октябрь – Бөтендөнья почта көне
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов хезмәттәшләрен Бөтендөнья почта көне белән котлады.
Хөрмәтле коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәм - Бөтендөнья почта көне белән тәбрик итәм!
Бөтендөнья почта көне – БМО кысаларында билгеләп үтелүче халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Нәкъ менә 1874 елның 9 октябрендә Бөтендөнья почта берлеге (БПБ) оешкан. 1969 елда Токиода узган БПБнең XVI Конгрессында бу көнне илләрне һәм халыкларны якынайтучы, гомум муллыкка этәрүче Почта көне буларак билгеләп үтү карар кабул ителгән. Бүген халыкара почта үз клиентларының 6800 телендә сөйләшә, БПБнә керүче 190 почта хакимияте бердәм почта киңлеген һәм бөтен дөньяда иң эре хәбәр тапшыру челтәрен төзи.
Татарстан почтасы дөнья почта системасының бер өлеше булып тора, ә дөнья почтасы планета халкының 96 процентына хезмәт күрсәтә. Республикадагы 1057 элемтә бүлекчәсе халыкка һәм предприятиеләргә хезмәт күрсәтә. Почта тармагында 8752 кеше эшли, шуларның 3715е - почта ташучы, 2564е – авылда.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, сез үз профессиональ вазифаларыгызны гына башкарып калмыйсыз, социаль йөкләмәләрне дә үтисез, социаль мәсьәләләрне, аеруча авыл җирлегендә, хәл итәсез. Почта ташучыларның һәр йортка, һәр кешегә барып җитү мөмкинлеге бар. Өлкән яшьтәге кешеләр өйләренә үзләрен тыңлап, хәл белешүче почта ташучы килгәнен, балаларга хат язарга ярдәм итәчәген, кирәкле дарулар, азык-төлек китерүен көтеп тора. Даими клиентларыгыз сезне җылылык белән искә ала, сезгә рәхмәт белдерә.
Берничә ел дәвамында Татарстан 1000 кешегә туры килүче вакытлы басмаларның ешлыгы күрсәткече буенча алдынгы урыннарны алып тора. Мәсәлән, 2005 елның 2нче яртысына язылу нәтиҗәләре буенча, сезнең ярдәм белән, ТР Россия төбәкләре арасында 1нче урынны алды. Россия буенча уртача күрсәткеч 201 нөсхә тәшкил итсә, республикада – 513.
Яңа мәгълүмат технологияләрен кертү дәвам итә. “Ак Барс” банкы белән берлектә яңа “Почта-Банк” проекты кертелгән. Хәзер почта физик затлардан банк счетлары ачу һәм кертемнәр турында гаризалар кабул итә һәм аларны банкка тапшыра, клиентлардан акча ала һәм бирә. Якын киләчәктә банк җиһазлары урнаштырылган почта элемтәсе бүлекчәләре бөтен республикада булачак.
“ТР социаль картасы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында CityPay түләү терминалын кулланып, төрле түләүләр башкару хезмәте үсә. Ул халыкка реаль вакыт режимында үткәргечле һәм кәрәзле элемтә операторларына, шулай ук кабельле телевидение һәм коммуналь хезмәтләргә түләргә ярдәм итә. CityPay терминалын кертү вакытны янга калдырып, халыкка хезмәт күрсәтү процессын гадиләштерә, түләүләрнең җыелу дәрәҗәсен арттыра.
Хөрмәтле коллегалар! Фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелемнән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Ныклы сәламәтлек һәм һөнәри уңышлар телим!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз