news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

9 ноябрьдә Казан зооботаника бакчасының тарихи территориясе вакытлыча ябыла

9 ноябрьдә Казан зооботаника бакчасының тарихи территориясе вакытлыча ябыла
Фото: kzn.ru

Дүшәмбе, 9 ноябрьдән, Казан зооботаника бакчасының тарихи территориясе бирегә килүчеләр өчен вакытлыча ябылачак. Бу кышкы сезон башлану белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы учреждениенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Тарихи территория кунакларны 26 апрельдән бирле кабул итте. Апрельдән ноябрьгә кадәрге чорда учреждениедә 35 меңгә якын кеше булган.

Искәртеп үтәбез, зооботаника бакчасының «Замбези елгасы» дип аталган яңа өлеше эшен дәвам итәчәк. Ул көн саен 8:30-17:00 сәгатьтә ачык була, ә кассалар 16:00 сәгатьтә ябыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot