news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

9 нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы тарихы буенча Интернет тестлаштыру уза

Әлеге чара укучыларда Ватанның героик узганына карата кызыксыну тудыру максатыннан, Татарстан Республикасында юбилей чараларын билгеләп үтү кысаларында оештырыла


(Казан, 9 март, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың 9 нчы сыйныф укучылары арасында 10-19 мартта 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихы буенча Интернет тестлаштыру уздыру турында хәбәр итә. Әлеге чара укучыларда Ватанның героик узганына карата кызыксыну тудыру максатыннан, Татарстан Республикасында юбилей чараларын билгеләп үтү кысаларында оештырыла.
Тестлаштыруны оештыруда, министрлыктан тыш, Казан дәүләт университетының Бердәм дәүләт имтиханына әзерләү һәм укыту-методик тестлаштыру үзәге дә катнаша.
Рәсми хәбәрләргә караганда, Интернет тестлаштыруда катнашу өчен, 2010 елның 10-17 март көннәрендә http://test.ksu.ru адресы буенча урнашкан биттә теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot