news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 мартның төп вакыйгалары: фото һәм сылтамалар

Әнәс Галиуллин һәм Морад Аджи вафат, Миңнеханов "Салават күпере" комплексында төзелеш хилафлыкларын тикшерергә кушты, сөт өчен субсидияләр түләнә.

9 мартның төп вакыйгалары: фото һәм сылтамалар
Рамиль Гали

 Төрки дөньяны өйрәнгән Морад Аджи озак авырудан соң вафат. Ул Владимир, Муром, Тула, Воронеж кебек чын русныкы саналган җирләрдә төркиләр яшәгән дип исбатлаган галим.

Президент “Салават күпере”ндәге сыйфатсыз торак турындагы шикаятьләрне тикшерергә кушты. “Минем исемгә күп шикаятьләр килә. “Салават күпере”ндә яшәүчеләр сыйфатсыз йортларга зарлана. Республиканың Госстройнадзор белгечләренә урынга барып тикшерергә һәм тиешле чара күрергә кирәк”, - бип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Сөт сатып алу бәяләре кимүне компенсацияләргә тиешле субсидия дүшәмбе районнарга юлланачак. Сөт сатып алу бәяләре белән бәйле вазгыять авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең, 2 айда 179 тонна сөт сатып һәм шуның исәбенә 6 мең тонна үсешкә ирешеп тә, нибары 3,7 млрд сум табыш алуына китерде, бу былтыргы белән чагыштырганда 700 млн сумга азрак, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Аның сүзләренчә, сөт сатып алу бәяләренең түбән булуы өлкәгә карата кызыксынуны киметергә тиеш түгел.

Татарстан Президенты Алабугада яңа җылылык-электр станциясен көйләү эшен башлауда катнашты. Җылылык-электр станциясенең төп үзенчәлеге – җылылык өчен тарифлар үсешен тоткарлау.

Илгиз Закиров татар иҗатчыларының авторлык хокуклары өчен судлашмавын тыйнаклык дип аңлата. "Руслар, минекен җырладың, тегенекен җырладың дип, гел судлашалар. Бездә судлашып йөрүләр бик юк бит әле", - ди композитор.

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин вафат. Мәрхүм белән хушлашу дүшәмбе, 12 мартта 10.00дә, Тинчурин театры бинасында булыр дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100