Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
9 майда Россиягә берничә дәүләт лидеры киләчәк
Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков 9 майда бәйрәм чараларында катнашу өчен Мәскәүгә кайсы чит илләрнең лидерлары киләчәген хәбәр итте. Бу хакта РИА Новости яза.
Аның сүзләренчә, Россия башкаласына Абхазия Президенты Бадра Гунба, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Лаос Президенты Тхонглун Сисулит, шулай ук Малайзиянең Югары хакиме солтан Ибраһим киләчәк.
Моннан тыш, Мәскәүгә Серб Республикасы җитәкчелеге дә килер, дип көтелә.
«Бу төркемдә шулай ук безнең яхшы дустыбыз (Серб Республикасындагы «Бәйсез социал-демократлар берлеге» партиясе лидеры) Милорад Додик та бар. Моннан тыш, Мәскәүгә Словакия Хөкүмәте рәисе Роберт Фицо һәм Көньяк Осетия Президенты Алан Гаглоев килергә тиеш», – диде Ушаков журналистларга.
Ул шулай ук Серб Республикасы делегациясен республика Президенты Синиша Каран җитәкләячәге турында әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз