news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 Майда Менделеевскида илкүләм проект буенча яңартылган Дан аллеясы ачыла

9 Майда Менделеевскида илкүләм проект буенча яңартылган Дан аллеясы ачыла

Менделеевскида Дан аллеясына реконструкция үткәрелә торган урында күчмә киңәшмә булды. Аны район башлыгы Радмир Беляев уздырды. Дан Аллеясын яңартуның беренче этабы узган ел төгәлләнде.

Икенче этапта өслекләр, ут баганалары, кече архитектура формаларын алыштыру күздә тотыла. Тиздән мемориал урнаштыруның мөһим этабы башланачак.

«Мемориал эскизын раслар алдыннан без махсус хәрби операциядә катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнары, әфган һәм чечен сугышлары ветераннарының якыннары, шулай ук махсус операциядә һәлак булучыларның туганнары белән очраштык. Аларның фикерләрен тыңлап, проектны расладык», - дип искәртте Радмир Беляев.

Яңартылган Дан аллеясы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнендә ачылачак.

Ремонт эшләре «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча башкарыла.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте фотолары һәм эскизлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100