news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

9 Майда Казан телеманарасы Җиңү байрагы формасында кабыначак

9 Майда Казан телеманарасы Җиңү байрагы формасында кабыначак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

9 Майда Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре Россия шәһәрләрендәге телеманараларда Җиңү көне уңаеннан тематик яктырткычлар кабызачак. Казан телеманарасында Җиңү байрагы, Россия флагы, Георгий тасмасы, Ватан сугышы һәм Кызыл Байрак орденнары сурәтләре пәйда булачак. Бу хакта ТАСС челтәрнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, шундый ук яктырткычлар Биробиджан, Братск, Кострома, Майкоп, Назрань, Нальчик, Пермь, Саранск һәм Черкесск шәһәрләрендәге телеманараларда кабызылачак.

Останкино телеманарасы фасадында Россия флагы һәм Георгий тасмасы төсләрендә «9 май. Җиңү!» дигән видеоролик күрсәтеләчәк. Благовещенск, Брянск, Кызыл, Саратов һәм Симферополь телеманараларында Мәңгелек ут сурәте кабыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot