news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 май көнне Казан халкы өчен өстәмә автобуслар җибәреләчәк

9 май, Җиңү көнендә, Казан халкы өчен өстәмә автобуслар җибәреләчәк. Бу көнне алар зиратларга кадәр түбәндәге маршрутлар буенча йөриячәк:

84 нче номерлы маршрут – Халитов урамыннан Киндери зираты аша Чебакса поселогына кадәр;

201с номерлы маршрут – Җиңү проспектыннан Самосыр зиратына кадәр;

202с номерлы маршрут – Чехов базарыннан Самосыр зиратына кадәр;

204с номерлы маршрут – Дәрвишләр поселогыннан Дәрвишләр поселогындагы зиратка кадәр;

205с номерлы маршрут – Тимерьюлчылар мәдәният йортыннан Юдино поселогындагы зиратка кадәр;

206с номерлы маршрут – Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексыннан Сухая река поселогындагы зиратка кадәр;

207с номерлы маршрут – Самосыр зиратыннан «Курган» җирләү комплексына кадәр;

208с номерлы маршрут – Гаврилов урамыннан Сухая река поселогындагы зиратка кадәр;

209с номерлы маршрут – Вахитов мәйданыннан Яңа Татар зиратына кадәр;

210с номерлы маршрут – Самосыр зиратыннан Мөселман зиратына кадәр.

Моннан тыш, бу көнне 2, 23, 37, 46, 56, 71, 72 нче номерлы автобуслар һәм 2, 3, 5, 7 нче номерлы троллейбуслар линиягә эш көне графигы буенча чыгачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, 9 нчы майда автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар 23:30 га кадәр йөриячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100