Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
9 Май алдыннан Алабуга районында 9 ветеранның фатирында ремонт үткәрелде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
9 Май алдыннан Алабуга районында 9 ветеранның фатирында ремонт үткәрелде. Моннан тыш, җирле эшмәкәрләр һәм оешмалар көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләр сатып алуда ярдәм иткән. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
«Ветеранга кер юу машинасын эшмәкәр С.Вдовина бүләк итте, газ плитәсен НГДУ сатып алырга булышты, ә биобәдрәфне «Ак Барс» банкының сату офисы җитәкчесе Людмила Мусаева бирде. Барлык эшләр җитәкчеләрнең ярдәмчеллеге нәтиҗәсендә Җиңү көненә кадәр тәмамланачак», — дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон.
«Алабуга» махсус икътисади зонасы шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тормыш шартларын яхшыртуга үз өлешен кертте. Водоканал белгечләре тиз арада Азин урамындагы 32нче йорт һәм Спас урамындагы 57нче йорт адреслары буенча канализация септикларын урнаштырды.
«Без җиңү китергән батырларыбызга ярдәм итә алуыбыз белән горурланабыз. Безнең предприятие киләчәктә дә ветераннарга хөрмәт күрсәтеп ярдәм итәчәк», — дип ассызыкладылар компаниядә.
Район хакимияте билгеләп үткәнчә, ветераннарны кайгырту социаль сәясәтнең төп юнәлешләреннән берсе булып кала. Хакимият, бизнес һәм җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ветераннар игътибар гына түгел, ә тормыш сыйфатын яхшыртуда реаль ярдәм дә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз