news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

9 июльдә Казанда «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының чираттагы очрашуы була

9 июльдә Казанда «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының чираттагы очрашуы була
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Иртәгә, 9 июльдә, 18.00 сәгатьтә «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының чираттагы остаханәсе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашучылар Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары белән «Чыштыр» шәһәр биюен өйрәнәчәк. Шулай ук программада традицион «Әйлән-бәйлән», халык уеннары һәм кызлар арасында бию батлы да каралган.

Алып баручылар – Рүзәл Әхмәдиев һәм проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова. Музыкантлар - Халыкара конкурслар лауреаты, баянчы Ильяс Шәрипов, Халыкара конкурслар лауреаты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры солисты Зилә Гайнуллина, мультиинструменталист, композитор Айдар Әбдрәхимов.

Чакырылган кунак – җырчы, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория студенты Зәлия Әүбәкирова.

Искәртеп үтәбез, быелдан «Хәрәкәттә-бәрәкәт» остаханәләре Камал театры бинасының артында урнашкан амфитеатрда (Һади Такташ урамы, 74) уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot