news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 июльдә Татарстанда «Ефәк юл» халыкара ралли этабы узачак

Быел раллиның маршруты үзгәртелгән, димәк, катнашучылар яңа җирләрне күрә алачак, ә узышларны яңа тамашачы карый алачак.

9 июльдә Татарстанда «Ефәк юл» халыкара ралли этабы узачак
prav.tatarstan.ru

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ»). Татарстанда «Ефәк юл» (Silk Way) халыкара ралли этабына әзерлек һәм оештыру буенча киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара Татарстан Хөкүмәт йортында узды. Анда республика Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, министрлык һәм идарә тармагы вәкилләре катнашты.

"Ефәк юл» халыкара ралли проекты җитәкчесе Владимир Чагин сөйләвенчә, 2017 елда «Ефәк юл» халыкара ралли узышлары Мәскәүдә 7 июльдә башлана, ә финиш 22 июльдә Кытайның Сиань шәһәрендә булачак. Узган еллардыгы кебек ралли юллары Россия, Казахстан, Кытай аша уза.

Катнашучыларга «Ефәк юл-2016» ралли турында видеотасма тәкъдим ителде. Узган ел ралли өч илнең 15 шәһәре аша узган, анда 40 илдән 125 машина катнашкан, уникаль трассаның озынлыгы 10 мең чакрымны тәшкил иткән.

Быел раллиның маршруты үзгәртелгән, димәк, катнашучылар яңа җирләрне күрә алачак, ә узышларны яңа тамашачы карый алачак.

Татарстанга килгәндә, аның территориясе аша ралли «Ефәк юл» 9 июльдә уза. Иртән Чебоксардан чыгып китеп, катнашучылар 8 тулып 30 минутта Казанга барып җитәргә уйлый, алар шәһәр урамнары аша узачак, шул исәптән Меңъеллык мәйданы, Сул як Болак, Космонтавталар урамы аша үтеп, Шәле авылына юнәләчәк.

Шәледә 9 июльдә сәгать 10да 157 чакрым озынлыктагы махсус участокка старт биреләчәк. Ул Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе һәм  Уфа, Башкортостан юнәлешендәге башка төбәкләр аша узачак.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне йомгаклап, «Ефәк юл» раллие Татарстан өчен зур вакыйга булуын җиткерде. Аның сүзләренчә, чараны яхшы оештыру, ә иң мөһиме катнашучылар һәм тамашачының иминлеген тәмин итү зарур.

«Ефәк юл» раллие – безнең төбәкне дөньякүләм танылган авытоузышчыларга күрсәтү мөмкинлеге. Бу чараны югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк. Аеруча тамашачының мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100