Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
9 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
“Татарча диктант”ның нәтиҗәләре билгеле, Казанда Әлфия Авзалованы искә алачаклар, "Ана теле" онлайн-мәктәбе" җиңүчеләре билгеле булды.
“Татарча диктант”ның бөтен дөнья буенча гомуми нәтиҗәләре билгеле/ Барлыгы 2 меңнән артык эш тикшерелгән.
Казанда Әлфия Авзалованы искә алачаклар/ Г.Тукай исемендәге филармониядә 15 гыйнварда җырчының 85 еллыгына багышланган концерт булачак.
Арчаның яшь хоккейчылары Иваново шәһәрендәге турнирда икенче урын яулады/ Турнир Олимпия чемпионы Борис Михайлов призына уздырылган.
Рамил Төхфәтуллин үз роленә әйләнеп кайта, әмма Эмиль Талипов белән чиратлаша/ Камал театры Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” пьесасын яңартып чыгара.
"Ана теле" онлайн-мәктәбе"нә багышланган бәйге җиңүчеләре билгеле булды/ Татар теленә өйрәтүче "Ана теле" онлайн-мәктәбе" проекты белән халыкны таныштыру өчен, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы бәйге оештырды.
Арчада Оренбург татарларын кунак иттеләр/ 3 гыйнвар кичендә Арчага Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы һәм Алабайтал авылларыннан бер төркем татарлар килде.
Красноярскиның татар мохтарияте рәисе: Татар аерылып торсын, аны белсеннәр, танысыннар/ Красноярскиның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Вагыйз Фәйзуллин татар кешесенә аерылып тору өчен брендлы киемнәр җитештерергә тәкъдим итә.
Татарстанда 2017 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү биш процентка үсте/ Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча Россия төбәкләре арасында өченче урынны тота.
Фирганәдә “Яшь күңел” татар халык фольклор ансамбле оешканга бер ел булды/ Үзбәкстанда оешкан “Яшь күңел” ансамбле татар халкының милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен күрсәтте, татарча җырлар һәм биюләр белән чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз