news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 айда “Татпотребсоюз”ның ваклап сату күләме 3,2 млрд. сум тәшкил иткән

Бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 116 процент дигән сүз

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Агымдагы елның 9 аенда “Татпотребсоюз”ның ваклап сату күләме 3,2 млрд. 192 миллион сум тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 116 процент дигән сүз. Бу хакта бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов белдерде.
Сәүдә эшчәнлегендә 1576 мең сумлык тауар саткан Балык Бистәсе районы кооперативлары зур уңышларга ирешкән, Югары Ослан - 1548, Ютазы - 1423, Бөгелмә - 1379, Чүпрәле – 1306, дип шәрехләде М.Фәттахов. Биектау райпосында (539 мең сум), Балтач (595), Алексеевски (660)да сәүдә хезмәте күрсәтүнең дәрәҗәсе түбән булуы теркәлгән.
Сату күләме буенча лидерлыкта - Мамадыш райпосы, 9 айдагы тауар әйләнеше 246,5 миллионга җиткән яки 2008 ел белән чагыштырганда 111 процент дигән сүз. Татарстанның кулланучылар кооперациясе системасында Мамадыш райпосының тоткан урыны 7,7 процентка җиткән.
Мамадыш райпосы кооператорлары мондый зур нәтиҗәгә коллективның җайга салынган эше нәтиҗәсендә ирешкән, дип саный “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе. Райпо хезмәткәрләре кибет биналары төзү һәм төзекләндерү белән актив шөгыльләнә, район үзәгеннән ерак торак пунктларда да сәүдә нокталары ачыла. Күптән түгел район үзәгендә айлык тауар әйләнеше 2 млн. сум булган заманча супермаркет ачылган. Моннан тыш, районда киң ассортимент һәм арзан бәяләре белән аерылып торган кибетләр челтәре үсеш алды.
Мамадыш районында район үзәгеннән шактый ерак һәм 100 гә якын халык яшәгән пунктларда да кибетләр ачыла. Мисал өчен, 45 кешеле Алкинда һәм 73 кеше яши торган Хафизда.
ТР торак пунктларында үз-үзеңә хезмәт күрсәтү схемасы буенча оештырылган кибетләр дә булырга тиеш, дип саный М.Фәттахов. Район үзәкләрендә ассортиментында ким дигәндә 7 мең төрле тауар булган супермаркетлар төзергә кирәк, дип саный ул.
“Татпотребсоюз” идарәсе рәисе хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Әгерҗе, Мамадыш, Балык Бистәсе, Ютазы, Буа, Чүпрәле, Чистай һәм башка районнарда супермаркетлар ачылган. Хәзерге көнгә кадәр Азнакай, Апас, Баулы, Балтач, Биектау, Зәй, Кукмара, Сарман районнарында супермаркетлар, хәтта үз-үзеңә хезмәт күрсәтү схемасы буенча эшли торган гади кибетләр дә юк. Татарстанның 3030 торак пунктлары арасында ярты авылда кулланучылар кооперациясе кибетләре юк, дип тәмамлады чыгышын “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе М.Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100