news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
9 айда “Татнефть” Татарстан бюджетына 11 млрд. сум табыштан салым бирәчәк
Компаниянең Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Директорлар советы кризиска каршы чаралар буенча фикер алышты
Скопировать ссылку
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге “Татнефть” ААҖ нең Директорлар советы утырышы узды. Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Директорлар советы “Татнефть”нең 9 айда бюджет үтәлешен карады һәм бу елның ноябренә бюджетны раслады.
Дөнья базарында узган ел ахырында туган икътисади вәзгыять белән бәйле рәвештә “Татнефть” ААҖ нең кабул ителгән кризиска каршы чаралар программасының гамәлгә ашыру барышы турындагы мәгълүмат тыңладылар һәм фикер алыштылар. Компания финанс тотрыклылык, чыгымнарны оптимальләштерү һәм җитештерү потенциалын саклау буенча кабул иткән чаралар чыгымнарны балансларга һәм планлаштырылган финанс-икътисади, җитештерү күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирде.
Компания 9 айда 58 млрд. сум балансланган табыш алырга җыена. Бу вакытта табышка салым 12,6 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптә Татарстан бюджетына – 11 млрд. сум тирәсе, бу планлаштырылганнан шактый күп дигән сүз.
Инвестиция күләмнәре дә өлешчә торгызылган. Икенче ярты елда скважиналарны бораулау өчен өстәмә 1 млрд. сум бүлеп бирелгән һәм тагын 300 млн. сум – геологик-техник чаралар үткәрү өчен. Дөнья икътисадының акрын торгызылуын исәпкә алып, “Татнефть”нең чыгымнарын оптимизацияләү буенча эшләр дәвам итәчәк.
Компаниянең 2009 елда нефть чыгару һәм 2010 елга инвестиция программаларын формалаштыру барышы каралды. Агымдагы елда нефть чыгару буенча инвестиция программалары график буенча үтәлә. Агымдагы елның 9 аенда инвестицияләрнең гомуми күләме 13,5 млрд. сум тәшкил иткән. 193 скважина борауланган һәм файдалануга тапшырылган. Геологик – техник чаралар үткәрү исәбенә 982 мең тонна нефть табылган, бу планлаштырылган күләмнән 54 процентка күбрәк.
2010 елга компаниянең нефть чыгару буенча ирешкән дәрәҗәсен саклау максатыннан нефть чыгару буенча 20, 6 млрд. сум күләмендә инвестиция программасы планлаштырылган.
Директор советы “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре буенча да фикер алышты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2