news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

9 айда «Татнефть» компаниясе табышын 1,4 процентка арттырган

«ТАНЕКО» бер айда 782,8 мең тонна чимал эшкәрткән

 (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). «Татнефть» ҖАҖ сентябрьдә 2 млн 224,529 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елгыдан 102,9 процентка артык. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте белдерде.

9 айда нефть табышы 19 млн 884,772 мең тонна тәшкил иткән, үсеш - 1,4 процент. "Татнефть" компанияләр төркеме 20 млн 119,1 мең тонна (101,4 процент) нефть чыгарган.
471 скважина тапшырылган.

«ТАНЕКО» сентябрьдә 782,8 мең тонна чимал эшкәрткән, ел башыннан - 6 млн 875,6 мең тонна. 751,4 тонна нефть продуктлары җитештерелгән, ел башыннан - 6 млн 603,2 мең тонна.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100