news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 айда Татарстанның нефть компанияләре 25 млн. тонна чамасы нефть чыгарган

Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 0,9 процентка күбрәк

  (Әлмәт, 29 октябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Татнефть” ААҖ нең штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР тармак министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Агымдагы елның 9 аенда Татарстанның нефть компанияләре 24 млн. 748 мең тонна нефть чыгарган, - бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 0,9 процентка күбрәк, дип ачыклык кертте Рөстәм Миңнеханов.

Кече компанияләр республика бюджеты формалашуга сизелерлек өлеш кертә, ә бүген ул шактый киеренке хәлдә, дип ассызыклады Татарстан Президенты. Нефть сәнәгате икътисадның нигезе булып тора. Бүген нефть бәясе төшкән, ә доллар үскән катлаулы вәзгыятьтә бу бик мөһим, дип ассызыклады ул. Дәүләт органнары, үз чиратларында, нефтьчеләр проблемаларын чишүдә булышуны дәвам итәчәк, дип ышандырды ул.

Республика башлыгы, запаслар структурасында авыр чыгарыла торган нефть өлеше зур булган шарталарда ирешелгән позицияне саклау мөһим, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, биредә заманча технологияләрнең роле зур. Ул игътибарны санкцияләр шартларында импортны алмаштыручы технология һәм җиһазлар белән шөгыльләнергә кирәклегенә юнәлтте, аларның яртысыннан артыгы – чит илнеке.

Чит ил эшләнмәләрен кулланучылар барлык рискларны исәпкә алырга тиеш, “Татнефть”нең һәм Россиянең башка компанияләренең эшләнмәләре бар, элемтәдә тору зарур, ә Татарстанда бу өлкәдә “Татнефть” координатор булырга тиеш, дип билгеләп үтте ул. Моның белән бәйле рәвештә, бүген “Нижнекамскнефтехим” да катализаторлар производствосы ачылды, әлегә аларның 80 проценты чит илдән кертелә, дип белдерде ул.

“Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев 2014 елның 9 аенда ТР кече нефть компанияләренең эшчәнлеге һәм ел ахырына кадәр көтелгән нәтиҗәләр турында сөйләде. Гыйнвар-сентябрьдә кече нефть компанияләре 5 млн 180 мең тонна нефть чыгарган, узган елга караганда, 138 мең тоннага күбрәк. Ел нәтиҗәләре буенча 6 млн. 800 мең тонна нефть чыгару планлаштырыла, - бу планнан 6 процентка артык.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин кече нефть компанияләренең республика бюджетына түләүләре турында шәрехләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100