Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
9 айда Татарстан кече нефть компанияләренең “кара алтын” табу күләме 4,58 миллион тонна тәшкил иткән
9 айда Татарстан кече нефть компанияләренең “кара алтын” табу күләме 4,58 миллион тонна тәшкил иткән
(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). 27 ноябрь көнне Әлмәттә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре проблемалары буенча традицион киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә кече нефть компанияләре җитәкчеләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР МК матбугат хезмәте.
9 айда кече нефть компанияләре 4,58 миллион тонна нефть тапкан (план биременең 101,3 проценты). Бу – Татарстан Республикасы буенча табылган нефть күләменең 19,1 проценты.
Нефть табу күләмен арттыручы компанияләр арасында «Татнефть-Геология» ҖЧҖ (116,7 процент), «Акмай» ААҖ (116), «РИТЭК-Внедрение» ЯАҖ (109,8), «СМП-Нефтегаз» ААҖ (108,5), «Геология» ЯАҖ (108,4), «Идельойл» ААҖ (106,5), «Троицкнефть» ЯАҖне (106,3 процент) атап узарга була.
Кече нефть компанияләре саткан нефтьнең суммар күләме 24 миллиард сум тәшкил иткән. 2007 елның 9 аенда кече нефть компанияләренең салым түләүләре 21,39 миллиард сум тәшкил иткән. Шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 2,6 миллиард сум, Россия Федерациясе бюджетына – 18,68 миллиард сум, җирле бюджетка – 110 миллион сум.
Бүгенге көндә кече нефть компанияләре өчен актуаль мәсьәлә – алар өчен нефть эшкәртү заводын төзү проектын гамәлгә ашыру белән бәйле оештыру эшләре, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз