news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 айда Татарстанда кулланучылар кәрзине 3,7 процентка кыйммәтләнде

9 айда Татарстанда кулланучылар кәрзине 3,7 процентка кыйммәтләнде
Фото: Михаил Захаров / «Татар-информ»

Татарстанда кулланучылар товарларының һәм хезмәт күрсәтүләрнең теркәлгән җыелмасының бәясе 2023 елның тугыз аенда 3,7 процентка арткан. Сентябрь ахырына ул 18299,37 сум торган. Бу хакта Татарстанстат әзерләгән Татарстанның социаль-икътисади хәле турындагы докладында әйтелә.

Августта кулланучылар кәрзине 0,2 процентка кыйммәтләнде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу сумма сентябрь аенда гомумроссия күрсәткечләреннән (21073,87 сум) һәм Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк (18852,41) булган.

Идел буе федераль округы төбәкләре буенча җыелма бәясенә карасак, Татарстан бу күрсәткеч буенча бишенче урында тора. Сентябрьдә иң арзан кулланучылар кәрзине Мордовиядә (18083,72 сум), ә барыннан да кыйммәтрәге Пермь краенда (18852,41) сум булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100