news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9-21 июль көннәрендә Ялтада “Сөембикә варислары” фестивале узачак

Фестиваль программасына иҗади очрашулар, Сабантуй бәйрәме, “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләре, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дә кертелгән

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 9-21 июль көннәрендә Ялтада “Сөембикә варислары” V Халыкара төрки-татар балалар иҗаты фестивале узачак.
Төрки-татар мәдәни дөньясында зур урын алып торган бу чара тәүге тапкыр 1999 елда үткәрелгән иде. Шул вакыт эчендә анда Россия, Украина, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Литва, Польша, Израиль һ.б. илләрдән меңнән артык яшь талант үзләрен сынаган. “Казан ханбикәсе Сөембикәнең исемен хәтердә саклап, дөнья мәдәнияте кыйммәтләре белән аваздаш, яңа чор алдынгы төрки-татар мәдәниятен формалаштырырга тиешбез”, - ди фестивальнең инициаторы ТР халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина.
Фестивальне оештыруда Татарстан һәм Кырым Республикалары Мәдәният министрлыклары, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Сәләт” республика яшьләр иҗтимагый фонды, “Кырым-татар халкының Милли Мәҗлесе”, Ялта шәһәре мэриясе, “Акчура” мәдәни үзәге (Ялта) катнаша.
Фестивальнең максаты – балалар һәм яшьләрне милли-мәдәни традицияләрдә тәрбияләү, төрле төбәкләр һәм илләрдә яшәгән яшь буын арасында бәйләнешләрне ныгыту, төрки-татарларның милли-мәдәни традицияләре яңарышына, үсешенә ярдәм итү һ.б. Фестиваль 5 номинациядә: вокал, бию, инструменталь жанр, рәсем һәм нәфис сүз буенча үткәреләчәк. Сайлап алу туры читтән торып уздырыла, ягъни катнашучыларның аудио һәм видеоязмалары почта аша җибәрелә. Фестивальнең йомгаклау туры 9-21 июль көннәрендә Ялта шәһәрендә узачак. Аның җиңүчеләре Гала-концертта чыгыш ясаячак.
Быелгы фестиваль программасына шулай ук иҗади очрашулар, семинарлар, иҗат остаханәләре, Сабантуй бәйрәме, “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләре, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, спорт-савыктыру чаралары кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100