news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9-11 сыйныфлар арасында татар телендә «Илһамлы каләм» әдәби конкурсы башланырга тора

Аңа Татарстан гомумбелем бирү мәктәпләре генә түгел, РФ татар милли-мәдәни мохтариятләре, чит илләрдәге милли-мәдәни үзәкләр һәм иҗтимагый оешмалары да тартылачак

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Аңа Татарстан гомумбелем бирү мәктәпләре генә түгел, РФ татар милли-мәдәни мохтариятләре, якын һәм ерак чит илләрдәге милли-мәдәни үзәкләр һәм иҗтимагый оешмалар үзенә берләштергән татар телен белүче 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, ТР Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан уздырылачак әлеге конкурс нигезләмәләрендә әйтелгәнчә, иҗади эшләр проза, шигърият, драматургия, публицистика кебек жанрларга туры килергә тиеш. Аңлашыла ки, конкурс татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклауны һәм үстерүне, укучы балаларда иҗади һөнәрләргә инициатива уятуны максат итә. Шулай ук гуманитар юнәлештә сәләтле укучы балаларны системалы рәвештә эзләп табып алар белән эшләүне алгы планга чыгарыла, ТДГПУның татар филологиясе факультетында белем алырга теләүчеләргә өстенлекле мөмкинлек бирелә. Шуңа күрә жюриның рәислек дилбегәсе ТДГПУ ректоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов кулында, аның рәистәше – ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов.

 Ике турдан торган әлеге иҗади «бил алышу»ның беренчесе быел 10 октябрьдән 2010 елның 15 февралена кадәр дәвам итәчәк, икенче туры – 15 февральдан 1 апрельгача. Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне Гран-при һәм 4 номинациядә бүләкләүләр 24 апрельга планлаштырылган, дип хәбәр итә БТК БКның чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов.

 Аның сүзләренчә, «Илһамлы каләм» конкурсына укучы ирекле темага иң күбе 2 иҗади эшен җибәрә ала, алар 10 баллы система буенча сюжетның үзенчәлекле булуы, композиция төзү осталыгы, сәнгати тоемлау һәм тәэсирлелек, авторның үз стиле шәйләнү якларыннан бәяләнә.

Конкурсантлар эшләрен ТДГПУның litconcurs@yandex.ru электрон адресына юлларга яки Казан, Татарстан ур., 2 нче йорт, 212 каб. адресына китерергә (җибәрергә) тиеш була, Россия төбәкләре, чит илләрдәге укучылар исә читтән торып та, үзләре килеп катнашу хокукына да ия. Язмалар кәгазь вариантта булганда, аларның диск яки дискетада электрон варианты да булуы шарт. Мәгълүматлар университетның www.tggpu.ru сайтында бирелеп барылачак. Белешмәләр өчен телефоннар: 8-905-371-15-71, (843) 293-94-51.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100