news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

89 яшендә Татарстанның халык рәссамы Рөстәм Килдебәков вафат булды

89 яшендә Татарстанның халык рәссамы Рөстәм Килдебәков  вафат булды
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Россия рәссамы, график һәм монументаль сәнгать остасы, Татарстанның халык рәссамы Рөстәм Килдебәков 90 нчы яшендә вафат булды. Татарстан җитәкчелеге мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Соңгы көннәренә кадәр Килдебәков үз эшенә, мәдәнияткә һәм сәнгатькә тугры калды. Иҗат елларында күренекле осталар плеядасын тәрбияләде. Ул креатив фикерләве, яңалыкка ачык булуы, ихласлыгы, кешелеклелеге, күңел җылылыгы, хезмәттәшләре һәм укучылары турында кайгыртуы белән аерылып тора иде. Талантлы рәссам турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр», — диелә некрологта.

Рөстәм Килдебәковның монументаль-гамәли сәнгать өлкәсендә, станок рәсеме, графика, гобелен сәнгатендә күпкырлы таланты булганлыгы билгеләп үтелә. Казанның тарихи рәвешенең бер өлеше булган объектлар: «Идел» кунакханәсе бинасы фасадындагы «Казан — биш диңгез порты», тимер юл вокзалы фасадындагы «Казан — Татарстан башкаласы», Казан милли тикшеренү технология университеты корпусы фасадындагы «Химия» сграффитолары һәм башка бик күпләр аның катнашында бизәлгән.

Килдебәков 1934 елның 30 мартында республика башкаласында туган. 1954 елда Казан сәнгать училищесын, 1960 елда Львов гамәли һәм декоратив сәнгать институтын тәмамлый. 1961 елдан 1998 елга кадәр сәнгать фондының татар бүлегендә эшли. 1987 елда СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә, Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы була.

Рәссамның күпкырлы иҗади эшчәнлеге күп бүләкләр белән билгеләп үтелә. Алар арасында «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», «Татарстанның халык рәссамы» һәм «Россия Федерациясенең атказанган рәссамы» мактаулы исемнәре бар.

2011 елда Килдебәков автордашы, тугры тормыш иптәше Мария Семеновна белән берлектә Тукай премиясенә лаек була. Татарстан Республикасы дәүләт бүләген алар шагыйрь иҗаты нигезендә монументаль рәсем сәнгате әсәрләре һәм татар халык әкиятләре мотивлары буенча кулдан туку техникасында башкарылган гобеленнар сериясе өчен («Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» триптихы) ала.

Кайгынамәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һ. б. имзалаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100