news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

85 яшьлек гөмбәче Ярославль өлкәсендәге урманнарда атна буе адашып йөргән

Хәзерге вакытта аны хастәханәгә илкәннәр, гөмбәче картның гомеренә бернинди куркыныч янамый.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Ярославль өлкәсендә яшәүче 85 яшьлек гөмбәче урманда адашкан һәм бер атнадан соң үзлегеннән чыгу юлын тапкан, дип хәбәр итә "Лиза-Алерт" эзләү төркеме. Бу хакта “Интерфакс” яза.

"Игорь Бровин 29 июльдә урманга гөмбәгә китә. 5 августта ул үзе Ярославль өлкәсенең Некрасов районындагы бер авылына килеп чыга", – диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта аны хастәханәгә илкәннәр. "85 яшьлек пенсионерның гомеренә бернинди куркыныч янамый", – дигән табиблар.

news_right_1
news_right_2
news_bot